Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Кукмара сатучылары ни сата?

Тизрәк симерсен өчен, сатарга дигән бозавына укол кадаган. “Тәҗрибә” үткәреп, уколны кирәгеннән артык күләмдә биргән.

Үткән ел ит сатып алган идем. Үзе бозылмаган да, карап торышка да әйбәт кебек, ләкин бик тәмсез. Бу малның итен нәрсә ашатып бозганнардыр. Кешегә акчаны өеп бирмиләр, шуңа күрә мал хуҗалары ит алучыларның рәнҗешен алмасыннар иде. Ә күптән түгел икенче берәүләрдән ит сатып алдым. Бик тәмле, ашка салсаң, өйгә хуш ис тарала. Бу гаилә бик күпләрнең хөрмәтенә лаек дип уйлыйм.

Бервакыт электричкада каршыма бер зоотехник утырып барды. Ул миңа бер вакыйганы бәян итте. Тизрәк симерсен өчен, сатарга дигән бозавына укол кадаган. “Тәҗрибә” үткәреп, уколны кирәгеннән артык күләмдә биргән. Ә бозавы егылган да үлгән. Менә шулай күпне өмет итеп, әздән коры калуың да бар.

Саниябану апагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk