Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Хуҗасыз хайваннарны кем тәрбияли?

Әлеге гамәлем минем яндагы хатын-кызга ошап җитмәде (күрәсең, ул автобус көтә торган булгандыр)

Күптән түгел 3нче урта мәктәп янындагы “Сәфәр” тукталышында бер мәче бәбәйләде. Эскәмия астындагы тартма мәче һәм аның балаларының тору урынына әверелде. Алар затлы токымлы булмасалар да, бик сөйкемлеләр. Эскәмия кырыендагы ашау калдыкларыннан күренгәнчә, песиләрне битараф булмаган һәр кеше ашата дигән фикер туа. Мин дә аларны “сыйларга” булдым. Җамаякка песи азыгы салдым да бераз читтән генә күзәтеп тордым. Әлеге гамәлем минем яндагы хатын-кызга ошап җитмәде (күрәсең, ул автобус көтә торган булгандыр). Мине орыша ук башлады: “Сез монда пычрак һәм чүп кенә таратасыз. Хуҗасыз хайван – хуҗасыз хайван инде ул, азыкны үзе эзләп табарга тиеш. Ә болар әзердә генә яшиләр”. Җәмәгать, андый явыз булырга ярамый. Кечкенә пакеттагы песи азыгы, бер җамаяк ризыктан әллә нишләмәссез!!!

Алсу ГАРИПОВА

фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk