Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Индоүрдәк кемнеке?

Иртән иртүк капканы ачып урамга чыккан идем, ишегалдына керде дә китте бу

Чарасызлыктан мин дә кулыма каләм алырга булдым әле. “Ни булды, нәрсә өчен шулкадәр борчыласың?” – диярсез. Шөкер, бар да тәртип, тик менә узган атнада хуҗалыгыбызга килеп кергән индоүрдәкнең генә хуҗасын таба алмый тилмерәм. Иртән иртүк капканы ачып урамга чыккан идем, ишегалдына керде дә китте бу. Тегеләй куам, болай куам – чыкмый гына бит. Ак төстәге, шактый зур гына әлеге индоүрдәк минем күркәләремнең тавышына килдеме инде, белмим. Аптырагач, мин аны аерым бер ояга ябып куйдым. Таныш-белешләргә, якын-тирәдәгеләргә дә әйтеп карадым, тик менә табылдыкның иясе һаман юк. Кемдер аны югалтудан ачына, күптән инде исән-сау түгелдер дип борчыладыр, я булмаса урладылар, әрәм иттеләр дип каргап ятадыр. Мин үрдәкне көн саен тәмле ризыкларлар белән сыйлыйм. Бик көр ул. Хуҗасы тизрәк килеп алсын иде инде үзен.

Роза МӘГЪРҮПОВА, Кукмара, Салих Сәйдәшев урамы, 5 йорт

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бәлки күркәүрдәктер?

    2
    X