Әйтер сүзем бар

Әдәпсез ирләр колагына

Кукмарабыз шәһәр булды, гел матурланып тора. Әмма кайбер райондашларыбызның тәртибе шаккатыра!

Район дәваханәсе каршына урнашкан “Сәфәр” бинасы артында ир-атлар кайчан карама кече йомышларын үтиләр. Югыйсә, дәваханәдә бәдрәф бар бит, кереп чыгарга 5 минут вакыт үтми! Шуңа бик эчем поша һәм ачуым килә.

Дәваханәдән ерак түгел яшәүче кукмаралы

 

 


Нет комментариев