Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ялган хәмер гүргә кертә

Үзгәрешләр кертелде

Июль аенда алкоголь продукциясе җитештерү һәм әлеге эшчәнлекне контрольдә тоту буенча законга үзгәрешләр кертелде. Әлеге уңайдан Арча территориаль органы юристы Рәйсә Хөснетдинова аңлатма бирде: -Агымдагы елның 29 июлендә гамәлгә кергән 278-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, бердәм салым түләп яки патентка сыра сатучы шәхси эшмәкәрләргә онлайн-касса техникасы куллануга бер ел кичектерү...

Июль аенда алкоголь продукциясе җитештерү һәм әлеге эшчәнлекне контрольдә тоту буенча законга үзгәрешләр кертелде. Әлеге уңайдан Арча территориаль органы юристы Рәйсә Хөснетдинова аңлатма бирде:
-Агымдагы елның 29 июлендә гамәлгә кергән 278-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, бердәм салым түләп яки патентка сыра сатучы шәхси эшмәкәрләргә онлайн-касса техникасы куллануга бер ел кичектерү ала. Шулай ук үзгәрешләр нигезендә, интернетта һәм матбугат чараларында алкоголь продукциясе сату турында белдерү бирүчеләрне штраф көтә: юридик затларга 100 меңнән 300 меңгә сумга кадәр салынырга мөмкин. Әлеге кагыйдәләр дистанцион юл белән этил спирты сатучыларга да кагыла. Бу - законсыз рәвештә алкоголь сатучылар өчен административ җәзаны да катгыйландыра: физик затларга штраф суммасы 30-50 меңгә, шәхси эшмәкәрләргә 100-200 мең сумга кадәр күтәрелә. Лицензиясез алкоголь җитештерүче һәм сатучы юридик затлар өчен штрафлар яңача исәпләнә башлады. 30 июльдән юридик затлар өчен штраф суммасы табыштан исәпләнә - ул 3 миллион сумнан да ким була алмый һәм табышка бәйле, элеккеге кебек сатылган товарның, күрсәтелгән хезмәттән алынган табышның 20 процентыннан артык булмый. Альтернатив җәза бирү юлы да барлыкка килде - милекне тартып алып яки аннан башка эшчәнлекне 60тан 90 тәүлеккә кадәр административ рәвештә туктату. Элек лицензиясез алкоголь җитештерү яки аның әйләнеше өчен юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр милекне тартып алып яки аннан башка штраф каралган иде, яңа закон нигезендә, бу физик затларга, төгәлрәге, оешма һәм шәхси эшмәкәрләрнең кибетчеләренә кагылмый. Закон 2017 елның 30 июлендә гамәлгә керде.
1728 номерлы Россия Федерациясе Сәүдә һәм җитештерү министрлыгының 31 майда чыккан приказына агымдагы елның 4 июлендә, әгәр сатучы сатып алучының балигъ булу-булмавыннан шикләнсә, таләп ителергә тиешле документлар исемлегенә үзгәрешләр кертелде. Бу исемлек тамашачының шәхси картасы белән дә тулыланды. Ул карта 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында да кирәк булачак - аның ярдәмендә яшеңне 2018 елның 31 декабренә кадәр раслатырга кирәк. Шуны онытмагыз, балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе саткан өчен зур күләмдә штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk