Соңгы комментарийлар
-
Хыяллар тормышка аша
Һәркемнең нинди дә булса хыялы була. 22 яшьлек Аняның да күңел түрендә күптәннән бер хыял яшәгән - ноутбуклы булып, интернет аша иптәшләре белән аралашасы, сөйләшәсе килгән аның.
-
Гаилә фермаларына – дәүләт ярдәме
Соңгы елларда республикабызда кече һәм урта бизнесның бер юнәлеше булган гаилә фермалары барлыкка килде. Тырыш, һөнәрле кукмаралылар да бу яңалыктан читтә калмадылар. Хәзерге вакытта районда 20 гаилә фермасы исәпләнә, аларның 13е сөт җитештерү, берсе мөгезле эре терлекләр симертү белән шөгыльләнә. Шулай ук 2 ат, 4 умартачылык фермалары бар. Мондый мини-фермалар...
-
“Дөнья бетү”гә ышанасызмы?
Соңгы вакытта халык арасында "2012 елда дөнья бетә икән" дигән сүзләрне аеруча еш ишетергә туры килә. Бөтен дөньяга танылган күрәзәче Ванга да бу турыда әйткән, Майя календаре буенча да кеше чоры ахыры, ягъни ахырзаман киләсе елга туры килә имеш... Ә менә сез хорафатларга ышанасызмы? Сораштыруыбыз шул хакта.
-
Бәхетле кеше
Минсур Габделнур улы Хисмәтуллин металл савыт-сабалар заводында коючы булып сигезенче елын эшли. Хатыны Зөлфия ханым белән өч бала үстерә алар.
-
Сессия үтте
27 декабрьдә район Советының уникенче сессиясе булды.
-
Ничек “гыйлем иясе” булдым
Мәрхүмә әнием 1903 елда Нормабаш авылында туган. Мәдрәсәдә абыстайның яраткан укучысы булган. Нормабашның мулласы һәм абыстае заманның бик укымышлы һәм дәрәҗәле кешеләре булганнар. Утызынчы елларда, бары бер төенчек әйберләрен алырга рөхсәт итеп, аларны Казахстанга сөргәннәр.
-
Кукмара муниципаль район Башлыгы Рауил Шәйдәүләт улы Рәхмәтуллинның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Менә тагын бер ел тарих битләренә язылып, үткәндә калды. Артка борылып карасак, бу чорда илебездә һәм дөньяда бик күп тарихи вакыйгалар булды. Кемнәргәдер ул бәхет-шатлыклар алып килде, кемнәрдер исә аны зур югалтулар, борчулы мәшәкатьләр белән уздырды. Тормыш әнә шулай сөенеч-көенечләре белән бергә үрелеп дәвам итә. Иң мөһиме -...
-
Рәхмәт хаты тапшырылды
Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды Попечительләр Советы рәисе М.Ш.Шәймиев Кукмара муниципаль район Башлыгы Р.Ш.Рәхмәтуллинга әлеге фондка керткән зур өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Хөрмәтле Рауил Шәйдәүләт улы!
-
Яңа ел белән, дуслар!
Яңа ел бәйрәменә санаулы көннәр генә калып барганда, Кыш бабай белән Кар кызы костюмнарын киеп, (Кыш бабай - редакциянең реклама буенча белгече Руслан Минемуллин, Кар кызы - корреспондент Алсу Идрисова) Кукмарадагы төрле учреждениеләрдә Яңа ел рухы сизеләме, бәйрәмнең төп геройларын ничек кабул итәрләр икән дип кызыксынып, һәм райондашларыбызны бәйрәм белән...
-
Еллар тыныч,имин булсын
Вакыт тизйөрешле поезд кебек алга чаба. Еллар бер-бер артлы мәңгелеккә китеп югалалар. Кемгә шатлык-уңышлар, кемгә хәсрәт- югалтулар китергән 2011 ел да артта калды. Алда яңа тукталыш - 2012 ел. Шушы елда дөнья бетәчәк икән, дип куркытмакчылар безне. Фараз кылучыларның сүзләренә караганда, моннан алдагы Аждаһа елында, ягъни 2000 елда ук "бетәргә"...
-
Тормыш күркәм эшләр белән матур
Әңгәмәдәшебез - Кукмара муниципаль районы Башлыгы,Татарстан республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рауил Шәйдәүләт улы РӘХМӘТУЛЛИН:
-
Яңа елны - яңа җитәкче белән
Яңа ел бәйрәме алдыннан районга эшлекле сәфәр белән ТР буенча Эчке эшләр министры генерал-лейтенант Әсхәт Сәфәров килде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә киңәшмә уздырганнан соң, бүлек җитәкчесе итеп полиция полковнигы Гарәфиев Зөфәр Юныс улын билгеләде.
-
Мария апаны сагынып...
Умарта ояларын өй астына төшереп азапланганда, бил тотып алды. "Ух-вах" килеп, өйдә яткан чак. Табибларны беләбез: авыртуны баса торган укол бирәчәкләр дә, шуның белән шул. Хатын да: "Түбән Комарда Мария апа бар бит, барып кайт", - дип киңәш бирде. Көянтә кебек бөгелеп кердем өенә. Урындыкка утыртып, калак сөяге тирәли сыпыра...
-
Мәрьям Рахманкулова Арпаяз авылы турында
Радиодан Мәрьям Рахманкулова җырлый башласа, минем әни еш кына әйтеп куя торган иде: -Бу бит безнең авыл кызы. Аны шундый зур кеше булыр дип кем уйлаган? -Ничек безнең авыл кызы?
-
Музыка матурлыкка өйрәтә
"Тын белән башкарганга күрә йөрәккә бик тирән үтеп керәдер ул тынлы оркестрның уйнавы. Чын мәгънәсендә тере музыка",-ди хезмәттәшем А. Сабитов, мәдәният бүлеген җитәкләгән чорда районда тынлы оркестрны торгызуга өлеш кертүенә сөенеп. Баксаң, бу вакыттан бирле 18 ел узып киткән.