Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тормыш күркәм эшләр белән матур

Әңгәмәдәшебез - Кукмара муниципаль районы Башлыгы,Татарстан республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рауил Шәйдәүләт улы РӘХМӘТУЛЛИН:

-Рауил Шәйдәүләтович, 60 яшь - зур тәҗрибә туплаган алтын чор ул. Бүгенге олпат җитәкче 40 ел элек хезмәт юлын башлап җибәргән яшь белгечтән кайсы ягы белән аерыла?
-Әлбәттә, яшь чак - энергияле, көч-куәт ташып торган чак ул, эшләү, укыганда өйрәнгәннәрне практикада кулланып карау теләге дә көчле була. Әмма тәҗрибә җитмәү үзен сиздерә. Өлкәннәр янында уңайсызланып, әдәп саклап, белгәнеңне әйтергә дә кыюсызланып торасың кайчак. Каршы дәшү турында әйтәсе дә юк, безне бит кечкенәдән өлкәннәр янында сүз сөйләүдән тыелып торырга, аларны олыларга, хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерделәр. Ләкин эшли-эшли акрынлап тәҗрибә туплыйсың, хезмәтне оештырырга, кеше белән уртак тел табарга өйрәнәсең. Хезмәт юлымны башлап җибәргәндә көчле, саллы җитәкчеләр кул астында эшләвем белән мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Укып бетергәч, ике ел "Коммунизмга" хуҗалыгында, аннан сигез ел "Россия" хуҗалыгында терлекчелек тармагында баш белгеч булып эшләдем. Бу хуҗалык рәисләренең икесе дә - Шакиров Камил Фаяз улы да, Гарифуллин Галимулла Гарифулла улы да зур оештыру сәләтенә ия булган, хезмәтне югары дәрәҗәдә оештыруга, кадрлар туплауга, аларны өйрәтүгә күп көч түккән, хуҗалык итүдә зур нәтиҗәләргә ирешкән шәхесләр. Биредә эшләү еллары минем өчен чын тәҗрибә мәктәбе булды дип саныйм. 1982 елда "Интернационал" хуҗалыгына рәис итеп билгеләнгәндә мин инде авыл хуҗалыгының һәр тармагын яхшы үзләштергән, авырлыклардан чыгу юлын таба алырлык шактый гына акыл, тәҗрибә туплаган идем. Ә җитәкче булып эшләгән еллар бу багажны тагын да баетырга ярдәм итте. Бүген мин үземне һәрбер эшкә бер карауда бәя бирә, проблемаларның чишелешен таба алырлык тәҗрибәгә ия дип саныйм.-Күмәк хуҗалык рәисе, сөт-май комбинаты җитәкчесе, район Башлыгы. Һәрбер чордагы хезмәтегездән канәгатьме Сез, теге яки бу эшне башкарырга өлгермәдем дигән үкенү хисе юкмы?
-Шөкер, гомерем заяга узмады, халыкка файда китерердәй эш-гамәлләр аз кылынмады. "Интернационал"ны кабул итеп алганда андагы хәл бер дә сөенерлек түгел иде: продукция җитештерү түбән, хуҗалык объектлары тузган, терлекләр нык кимегән, булганын ашатырга да азык такы-токы гына... Биредә 9 ел эшләү дәверендә хуҗалык итү тәртибе төптән үзгәрде, шуның нәтиҗәсе буларак, һәр тармакта продукция җитештерү 2,5 тапкыр артты, хезмәт хакларының күләме үсте. Бик күп хуҗалык һәм социаль- көнкүреш объектлары - клублар, балалар бакчалары, кибетләр, китапханәләр һ.б.лар сафка басты, юллар рәтләнде, авылларга газ килде. Авыл халкы белән уртак тел табып эшләдек, әле дә шул чакларны сагынып искә алам. Бу төбәк халкына рәхмәтем, ихтирамым бик зур. 1991 елда сөт-май комбинатына җитәкчелек итәргә алындым. Аны да республика күләмендә алдынгылар рәтенә чыгару өчен күп көч түгәргә туры килде. Заводны өр-яңадан сүтеп кордык дисәк тә була: яңа объектлар салынды, искеләренә реконструкция үткәрелде. Цехларда хезмәт шартлары яхшырды. Завод территориясен төзекләндерү өчен дә күләмле хезмәт башкарылды. Хәтерлим әле, бездә Америка, Канада делегацияләре булып киткән иде. Хезмәтебез белән танышып, биредәге тәртипне күреп, югары бәя биреп киттеләр. Акрынлап тотрыклы, нык коллектив тупланды, хезмәт күрсәткечләребез нык үсте. Көненә 140ар тонна сөт кабул ителә һәм эшкәртелә иде ул чакта. Боларның бит берсенә дә җиңел генә ирешелмәгән. Ләкин үз алдыңа максат куйганда, һәрбер теләкне тормышка ашырырга мөмкин. Ә район Башлыгы булып билгеләнгәч, җилкәгә тагын да авыррак, саллырак йөк салынды. Хәл ителәсе проблемалар бик күп иде: аеруча авыл хуҗалыгы авыр хәлдә, берничәшәр ел сөрелми, чәчелми калган җирләр бар, фермалар ярым җимерелгән, маллар саны кимегән, машина-трактор парклары тузган. Инвестор ярдәме белән бүгенге көндә авыл хуҗалыгында хәл тамырдан үзгәрде дияргә мөмкин. Бик күп техника сатып алынды, фермаларда реконструкция үткәрелде. Бер генә гектар да эшкәртелмичә калган җирләребез юк. Терлекләр саны, продукция җитештерү арта бара. Авыл хуҗалыгын тагын да табышлырак тармакка әверелдерә алабыз, моның өчен бездә мөмкинлекләр җитәрлек. Шулай ук башка тармакларда да җитештерү артты, бик күп биналар, торак йортлар сафка басты, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрелде. Яңа салынган яки реконструкцияләнгән мәктәпләр, балалар бакчалары, Боз сарае, мәдрәсә-мәчетләр, чиркәү, тимер юл вокзалы һәм башка объектлар, яңа юллар халыкка игелекле хезмәт күрсәтәләр. Районыбызда кече һәм урта бизнес чәчәк ата, алар көче белән төрле товарлар җитештерелә, халыкка хезмәт күрсәтү сферасы киңәя бара. Сүз дә юк, 7 ел дәвамында районда күп эшләр башкарылды, ләкин бу үз-үзеңнән тулысынча канәгать булырга җирлек бирми. Алда торган бурычларыбыз тагын да зуррак, аларны хәл итү, бәлки, бер миннән генә дә тормыйдыр. Нәрсәгә тотынсаң да, иң беренче булып акча юклык, финанс яктан җитмәүчелек үзен сиздерә бит. Акча булса, тагын да күбрәк төзи, юлларны рәтли, башка социаль- көнкүреш мәсьәләләрен хәл итә алыр идек.
-Димәк, булганнар белән генә канәгатьләнмәү, үз-үзегезгә тәнкыйть күзлегеннән карау дигән нәрсә Сезнең өчен дә ят күренеш түгел?
-Җитәкче кеше беркайчан да үз-үзеннән тулысынча канәгать булырга тиеш түгел дип уйлыйм. Канәгать икән - димәк, ул җитәкче буларак үсүдән тукталды дигән сүз. Дөньяга ал күзлектән генә карарга, булган авырлыкларны күрмәмешкә салышырга ярамый. Район Башлыгына бәя шушы төбәктә башкарылган эшләргә, халыкның тормыш- көнкүрешенә карап куела бит. Проблемалар бар икән - димәк, әле мөмкинлекләрне тулысынча файдаланып бетермәгәнбез дигән сүз.
-Чыннан да, Район Башлыгын бүген нинди проблемалар борчый һәм аларны ничек хәл итәргә мөмкин?
-Безнең бурыч - район территориясендә яшәгән 52 мең халыкны эшле, керемле итү, аларга яхшы хезмәт, тормыш-көнкүреш шартлары булдыру. Әле һәр тармакта барысы да уңай хәл ителгән дип әйтеп булмый. Бүгенге заманга хас эшсезлек проблемасы үзен сиздерә. Кайбер урыннарда хезмәт хаклары түләүдә өзеклекләргә юл куелу районыбызны һич бизәми. Социаль мәсьәләләр һәрвакыт без теләгәнчә үк хәл ителми. Бер яктан караганда, бу табигый хәл, чөнки тормыш яхшыра барган саен, халыкның ихтыяҗы да арта бара бит. Элек без кечкенә йортларга да риза идек, хәзер исә халык бер-берсен уздырып, ак көнләшү белән көнләшеп, иркен, матур өйләр сала, ел саен поселогыбызда күпме яңа урамнар хасил була. Аларга газ, су кертергә, чит ил машиналарында йөрү өчен яхшы юллар төзергә кирәк. Заман таләпләренә туры килерлек мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар да җитми безгә. Хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә элеккеге дәрәҗәдә калу безне инде канәгатьләндерми, заман үзе яңарыш таләп итә. Ләкин бу мәсьәләләрне көнендә генә хәл итү мөмкин түгел, бәлки айлар, еллар таләп ителәдер. Шул ук вакытта өметсезлеккә бирелергә дә җирлек юк. Соңгы елларда илебездә, шул исәптән республикабызда халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, үз шөгылен булдыру өчен ярдәм күрсәтүгә, торак белән тәэмин итүгә, авылларны торгызуга һәм башкаларга юнәлдерелгән бик күп максатчан программалар кабул ителде. Аларны уңышлы тормышка ашыру шактый гына проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Аннан соң, районыбыз халкының эшчән, тырыш, һәр яңалыкны күтәреп алырга сәләтле булуы да безгә бер урында таптанырга ирек бирми. Мондый халык белән теләсә нинди авыр эшкә курыкмыйча алынырга мөмкин.
-Кешедән эш таләп итү өчен җитәкченең үзенә әлеге тармакта тирәнтен йөзү кирәк. Сезнең өчен халык хуҗалыгының кайсы тармагы "каты чикләвек" булып санала?
-20 ел авыл хуҗалыгында, 14 ел эшкәртү тармагында эшләдем. 7 ел район белән җитәкчелек итәм. Минем өчен аңлашылмый торган, билгесез тармак юк. Ләкин тормыш бер урында таптанмый, һәр көн үзе белән яңалыклар алып килә. Бүгенге көнебезне инновацион технологияләрдән, интернет челтәреннән башка күз алдына китерүе дә кыен. Документлар белән эш электрон нигездә алып барыла. Безнең буын өчен күнегелмәгән, ят нәрсәләр бит болар. Ләкин заман белән янәшә атлау өчен аларны да үзләштерергә, һәр яңалыктан хәбәрдар булырга кирәк. Сүз дә юк, өлкәнрәк буын өчен бу җиңел түгел, әмма тырышканда, бу "каты чикләвекне"дә ватарга мөмкин.
-Хезмәт юлыгызны тагын бер тапкыр яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, Сез нинди юл, һөнәр сайлар идегез?
-Нәкъ шушы ук юлны сайлар идем. Авыл баласы буларак, миңа авыл хуҗалыгы тармагы бик якын. Төзүче булырга укымасам да, төзелеш тармагын да яратам. Яңа объектлар торгызу, аларны җиренә җиткереп салу, әйләнә-тирәне ямьләү күңелемә зур шатлык, канәгатьләнү хисе бирә. Миндә кара исәп дигән нәрсә көчле - бер карауда яңа төзелешнең күпмегә төшәчәген, аны торгызу өчен күпме вакыт китәчәген чамалый алам. Саннарга хәтерем яхшы, бу да җитәкче өчен кирәкле сыйфат дип уйлыйм.
-Кукмара - авыл хуҗалыгы районы. Бу тармакның киләчәге турында нәрсә әйтер идегез?
- Әйе, иң кыен, катлаулы тармак бу, бәлки, аңа ил күләмендә игътибар, ярдәм дә җитеп бетмидер. Әмма аның киләчәге өметле дип саныйм, чөнки бүгенге көндә моның өчен ныклы нигез салына. Фермаларның яңартылуы, реконструкцияләнүе аларны киләчәктә тагын 40-50 ел файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Соңгы елларда авылларга күп санда яңа, куәтле техника кайтты, алардан җитештерүчән файдалана белергә кирәк. Теләк булса, көндәлек очрый торган авырлыклар гына эшкә аяк чала алмый, без моны Вахитов исемендәге, "Урал" хуҗалыклары үрнәгендә дә яхшы күрәбез. Хуҗалык итүдә күп нәрсәнең кеше факторына бәйле булуы һәркайсыбызга яхшы таныш. Бүген авыл хуҗалыгы җитәкче һәм белгечләргә, терлекче, механизатор кадрларга кытлык кичерә. Әлеге тармакны торгызу өчен безгә беренче чиратта кадрлар хәзерләүгә игътибарны арттырырга кирәк. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә кече һәм урта бизнес вәкилләренең өлеше арта бару да киләчәккә өмет тудыра. Районыбызда 20 гаилә фермасы барлыкка килде һәм эшләрен уңышлы гына башлап җибәрделәр. Алдагы елларда без аларның санын 25-30га җиткерүне бурыч итеп куябыз. Бу, әлеге гаиләләрне керемле итүдән тыш, районда ит-сөт һәм башка төр продуктлар җитештерүнең артуына ярдәм итәчәк һәм авыл халкын өстәмә эш урыннары белән тәэмин итәчәк.
-Рауил Шәйдәүләтович, район Башлыгын кешедәге нинди сыйфатлар сөендерә яки борчуга сала?
-Икейөзле, ялганчы, комсыз, үз сүзендә тормый торган вәгъдәсез кешеләрне яратмыйм, шуңа үзем дә гомерем буе биргән вәгъдәмне үтәргә, башкаларның ышанычын югалтмаска тырыштым. Үз хезмәтен зарланып, сыкранып эшләүчеләрне дә өнәмим. Кеше эшкә алынган икән, аны яхшы итеп, башкаларга файда китерерлек итеп башкару өчен омтылырга тиеш. Халкына, туган җиренә тугры хезмәт иткәннәрне, чиста күңелле булганнарны бик хөрмәт итәм һәм андыйлар белән теләп аралашам. Кешене җаваплылык, тырышлык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар бизи, һәркайсыбыз тормышта матди байлык ягын гына түгел, рухи байлык, җан азыгы турында да кайгыртырга тиеш. Шөкер, әйләнә-тирәбездә әнә шундый яшәү рәвешен сайлаганнар аз түгел.
-Кешегә тәрбия орлыкларының тәүгесе үз гаиләсендә салына. Сез әти-әниегезгә үзегездә тәрбияләнгән нинди сыйфатлар өчен беренче чиратта рәхмәтле?
-Әйе, һәр кешенең язмышына туган йортында нигез салына. Мин бу җәһәттән үземне бик бәхетле дип саныйм. Чөнки әтием ягыннан да, әнием ягыннан да нәселебез бик көчле, тырыш, булдыклы. Бу геннар безгә дә бирелгәндер дип саныйм. Әни ягыннан бабабызның өч улы сугышта һәлак булгач, Рәхмәтуллин фамилиясе югалмасын дип, ул әти-әниемнән миңа шушы фамилияне яздыруны үтенгән, ә башка туганнарым Сабиров фамилиясен йөртә. Бабам үзе бик һөнәрле кеше була: итек-читек, өс киемнәре тегә, заманында кибет тота, иген игә. Әти ягыннан Шакир бабаебыз да тирә-юньдә бердәнбер булган зур тегермән, алачык тоткан, үз тырышлыгы белән гаиләсен җитешле тормышта яшәткән. Әтиебез - сугыш афәтләрен үз башыннан кичергән кеше, тыныч тормышта да башкарган эш-гамәлләре батырлыкка тиң булды: озак еллар бригадир, ферма мөдире кебек җаваплы хезмәтләр башкарды, бик оста тимерче дә иде. Кыскасы, мең төрле һөнәргә ия иде ул. Без аның хезмәтен, түккән көчен, тырышлыгын күреп үстек, аның тормыш рәвешен үзебезгә өлге итеп алдык. Әниебез дә - бик укымышлы, чиста күңелле, булганына шөкер итеп яши торган кеше. Безнең күңелебезгә ул бары яхшылык орлыклары гына салырга тырышты, әхлаклы, тәртипле итеп тәрбияләү өчен күп көч куйды. Безгә алар моны сүз белән түгел, үзләренең яшәү рәвешләре, кылган эш-гамәлләре белән төшендерделәр. Моның өчен мин аларга бик рәхмәтлемен.
-Буш вакытыгызны ничек үткәрәсез, эш турындагы уйлар өегезгә ияреп кайтмыймы?
-Буш вакытым булмый диярлек, атнаның 7 көне дә эштә уза. Эштән соңгы вакытымны һәм бәйрәмнәрне, әлбәттә, гаиләм белән үткәрәм. Хезмәтем белән бәйле вакыйгалар, проблемалар турында беркайчан да якыннарыма сөйләгәнем юк. Шәхси тормыш белән эш - икесе ике нәрсә. Әмма хезмәт белән бәйле уйлардан өйгә кайтып кына котылып булмый. Алар һәрчак күңелдә йөри, ирексездән аларны чишү юлларын эзлисең, булган вакыйгаларга анализ ясыйсың. Шунсыз мөмкин дә түгелдер, әгәр эшкә алынганмын икән, мин инде тәүлеккә 24 сәгать дәвамында район өчен җаваплы дигән сүз бит.
-Яңа елга аяк баскан кукмаралыларга нәрсә теләр идегез?
- Иң беренчесе - сәламәтлек, тыныч тормыш. Еллар уңдырышлы килсен, һәр тармакта яңа уңышларга ирешергә язсын, кайгы-хәсрәт, бәла-каза гаиләләребезне читләтеп үтсен. Яңа парлар барлыкка килсен, яңа туган сабыйлар саны артсын. Эшле дә, ашлы да булыйк, тормышыбызны матур итү өчен көчебезне кызганмыйк. Һөнәрле, эшчән кукмаралыларның даны һәрчак югары булды, киләчәктә дә моны матур эшләребез, яшәү рәвешебез белән кат-кат расларга насыйп булсын.
-Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, үзегезне дә юбилеегыз һәм Яңа 2012 ел белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, яңа уңышлар телибез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X