Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Газетабыз битләрендә – тарих үзе

ТАССРның 50 еллыгы билгеләп үтелгән 1970 елда район газетасы ниләр турында язган – шуны барлауны дәвам итәбез.


Темплар арта

«Заветы Ильича» колхозы фермасы терлекчеләре продукция җитештерү темпларын көннән-көн арттыра баралар. Узган ел шушы чорда һәр сыердан көнгә 6 килограмм сөт саусалар, быел һәр сыердан савым 11 килограмм тәшкил итә. Р.Николаева, А.Абросимова, А.Афанасьевалар үз группаларындагы сыерлардан тәүлегенә 12,5-13 килограмм сөт савалар. Терлекчеләр СССР Югары Советына сайлауларны хезмәттәге уңышлар белән каршы алырга омтылалар.

Н.МАТВЕЕВ, 9 июнь

Яшелчә үстерүчеләр эштә

Моңа кадәр «Коммунизмга» колхозында яшелчәчелек культуралары биләгән басулар 2-3 гектардан артмый иде. Быел ул 26 гектарга җиткерелде. Без язын 9 гектарда – кәбестә, 12,5 гектарда суган утырттык. Яшелчәчелек  культуралары Сафиуллин бригадасы җаваплылыгында. Шушы көннәрдә алар үсентеләрне парниклардан түтәлләргә күчерүне төгәлләделәр. Яшелчәчеләрнең хезмәте механикалаштыру нәтиҗәсендә бераз җиңеләйде. Алар югары уңыш алу өчен барлык чараларны кулланалар.

М.МОРТАЗИН, 11 июнь

Игътибарны көчәйтергә

«Интернационал» колхозы территориясендә быел ике яңа күпер төзелде. Хуҗалыкның Илгизәр Галиуллин җитәкчелегендәге юл-төзелеш бригадасы өченче күперне төзүгә кереште. Юллар салу буенча икеайлыкта Нырты совхозы да актив катнаша. Алар Өлге-Нырты трассасында эшлиләр. Әлеге юл участогына 2 автомашина, бер трактор һәм бульдозер бүлеп бирелгән. «Сельхозтехника» район берләшмәсе механизаторлары да юл төзүдә тырышып эшлиләр. Төзелеш урынына алар инде 700 кубометр таш ташыдылар. Биредә шулай ук итек фабрикасының бер машинасы да эшли. Әмма райондагы юл төзелешенең барышы борчу тудыра әле. Икеайлык ахырына якынлаша. Ә «Яңа тормыш», «Заветы Ильича» колхозлары эшкә яңа тотынып киләләр. «Заря», «Татарстан» колхозлары да 13 июньгә кадәр юл төзелешенә бер бульдозер да җибәрмәделәр. «Ударник», «Маяк» колхозлары да юл төзү мәсьәләсенә тиешле игътибар бирмиләр.

З.СУХАРЕВА, юл төзелеше участогы инженеры, 20 июнь

Тантаналы чара

23 июньдә район Мәдәният йортында Совет Татариясенең 50 еллыгы уңаеннан КПСС райкомы, район һәм поселок Советы депутатларының берләштерелгән тантаналы утырышы үткәрелде. Анда шулай ук колхоз төзелеше, сугыш һәм хезмәт ветераннары, производство алдынгылары катнашты. Утырышта КПСС райкомының беренче секретаре А.М.Булатовның орденлы Татарстанның 50 еллыгына багышланган доклады тыңланды.

25 июнь

Тротуар салыначак

Редакциягә килгән хатта Эшчеләр тыкрыгы урамының яңгырлы көннәрдә җәяүлеләргә йөрерлек хәлдә булмавы турында хәбәр ителгән иде. Бу урамнан  бала җитәкләп яслегә килүчеләр пычрак ерып йөрергә мәҗбүр. Редакция чара күрү өчен хатны поселок Советына юллады. Поселок Советы рәисе Х.Ибраһимов хәбәр итүенчә, ясле тирәсендә 300 метр озынлыкта тротуар салыначак. Бу эшләр тегү фабрикасына һәм промкомбинатка йөкләнә.

7 июль

50 тиенгә – мотоцикл

Район саклык кассасында лотерея буенча акчалата-әйберләтә отышлары өләшү бара. Тегү фабрикасы эшчесе Зөһрә Исхакова 3 июльдә уйнатылган тиражда 250 сумлык суыткыч отты. Нормабаштан колхозчы Закирә Хөсәенованың һәм Түбән Өскебаш сельпосы рәисе Габделхәй Галиәхмәтовның билетларына 100әр сум отыш чыкты.Мех фабрикасыннан Галиябикә Заһидуллина да бәхетле билет сатып алган. ДОСААФ-автомотолотереясендә ул 350 сумлык «М-10» маркалы мотоцикл отты. 
Иптәшләр, бишенче чыгарылыш акча-әйбер лотереясе билетларын сатып алыгыз!

Г.МИХАЙЛОВА, район саклык кассасы контролеры, 23 июль

Тырыш пионерлар

Җәй. Күңелле ял итү белән беррәттән, пионерлар җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар. Аларның бер өлеше файдалы үләннәр җыю белән шөгыльләнә. Бу эштә Байлангар пионерлары үрнәк күрсәтә. Алар инде аптекага бер центнер дару үләннәре җыеп тапшырдылар. 7 сыйныф укучылары Рамилә Фатыйхова белән Әминә Гафаровалардан 20-21 килограмм дару чималы кабул ителде. Фәридә Шәйхетдинова белән Сәлимә Гариповалар да бу эштә актив катнаша.

Оля Корнилова, Ирина Родыгина, Юра Федотов, Света Трофимовалар – 2нче урта мәктәп укучылары. Алар да аптекага күп үләннәр җыеп китерделәр. «Коммунизмга» колхозының пионер лагеренда ял итүчеләр дә җәмгыятькә файдалы эшләрдә актив катнашып, авыл аптекасына 62 килограмм дару үләннәре тапшырдылар.

В.КУРОЧКИНА, район үзәк аптекасы мөдире, 30 июль

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk