Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар район күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар.

 «Зилант» спорткомплексында «Зилант» спорт мәктәбе беренчелеге һәм «Туеш» мәчете призына узган йөзү буенча ярышларда 140тан артык бала катнашты. Мария Федотова, Эмиль Хәбибрахманов, Рузилә Нуриева, Булат Сибгатуллин, Илзия Ибәтуллина, Динә Антонова, Азалия Минһаҗева, Әмир Михайлов, Евгений Бурмистров, Милана Сковородина, Алия Сафина, Никита Данилов, Эдуард Кругляков, Кәрим Шәфигуллин, Энҗе Усманова, Искәндәр Галиев, Таңсылу Рәхимҗанова, Андрей Данилов, Эльза Михайловалар җиңүче булды.

«Зилант» спорт мәктәбенең 2008-2009 елгы кызлар һәм егетләр җыелма командалары волейбол буенча Арча районындагы «Арча» спорт мәктәбенең ачык турнирында көмеш призерлар булды (тренерлары – Айрат Вахитов, Илмар Шәймәрданов, Фәннур Галиев).
 
Кукмара 4нче урта мәктәбе базасында 2003-2004 елгы командалар арасында мини-футбол буенча ачык турнир узды. Беренче мәктәпнең физик тәрбия укытучысы Габделфәт Вәлиев истәлегенә оештырылучы әлеге бәйге быел 22нче тапкыр үтте. Бәйгедә 6 команда катнашты. Беренче урынны – 4нче мәктәп (тренер – Рафис Нәкыйпов), икенче урынны – Манзарас мәктәбе (тренер – Ядкәр Төхбәтуллин), ә өченче урынны 3нче мәктәп командасы (тренер – Флорид Хәбибуллин) алды. Барлык командаларга да истәлек бүләкләре тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk