Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

“Атлант” спорт мәктәбе укучысы Ясинә Гайфетдинова Пермь шәһәрендә узган федераль округ беренчелегендә катнашып, икенче урын яулдаы. Тренеры – Илшат Сәмигуллин.

***

Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүче Сәлим Рәхмәтуллин, Казанда Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә үткәрелгән классик шахмат буенча ачык республика турнирында катнашып, 138 кеше арасында 1нче урынны яулады. Педагогы - Владислав Абдулов.

***

Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәгенең яшь шахматчылары Удмуртия Республикасында авыл җирендә яшәүчеләр арасында үткәрелгән рапид һәм блиц буенча Бөтенроссия шәхси-команда ярышларында катнаштылар.
13 яшькә кадәрге кызлар арасында Әлфия Гыйләҗева рапид буенча – җиңүче, ә барлык кызлар арасында икенче дәрәҗә призер кубогына ия булды. Нурлан Хисмәтов рапид һәм блиц буенча үз яшь категориясендә җиңү яулады. Данис Газизов рапидта - икенче, блицта өченче урын алды. Зөләйха Хуҗина блиц буенча бронза призер булды. Педагог - Владислав Абдулов.

***

Манзарас урта мәктәбе командасы педагоглар Фәрит Сәйфетдинов һәм Ядгәр Төхбәтуллин җитәкчелегендә Теләчедә узган “Мини-футбол – мәктәпкә” Бөтенроссия проектының финал турнирында катнашып, 3нче урынны яулады.

***

“Зилант” спорткомплексы тренеры Айрат Вахитов укучылары – волейбол бүлегенең 2008-2009 елгы кызлар җыелма командасы, Уржум шәһәрендә Советлар Союзы Герое Лавр Рокин истәлегенә багышланган волейбол буенча ачык турнирда катнашып, бронза призер булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk