Чара төрле яшьтәге тамашачыларны җыйды.
«Барс Арена» спорткомплексы янындагы «Яшьлек» паркында «Нур Баян» территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Раулә Самерханова спорт һәм күңел ачу чарасы оештырды. Бәйрәмдә катнашучылар өчен район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы әзерләнгән иде.
Чара төрле яшьтәге тамашачыларны җыйды. Балалар арасында футбол, бадминтон, самокат һәм велосипедта йөрү буенча ярышлар үткәрелде. Барлык яшь спортчыларга да бүләкләр тапшырылды.
Чараны оештыруда шулай ук «Форпост» үзәге һәм спорт ветераны Артур Закиев катнашты. Бәйрәм күтәренке кәеф, активлык һәм мавыктыргыч ярышлар белән истә калды.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев