Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Спорт яңалыклары

    Кукмаралылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

    Казан шәһәрендә “Kazan Cup” командалары арасында хоккей буенча ачык турнир узды. Ярышларда төрле шәһәрләрдән 20 команда катнашты. Кукмараның “Ягуар” командасы  турнирда 11нче урынны яулады.

    Реклама

    “Зилант” спорт мәктәбеннән Айрат Шәңгәрәев Димитровград шәһәрендә самбо буенча спорт мастеры Михаил Дерябин истәлегенә уздырылган XI Бөтенроссия самбо ярышларында катнашып, 82 килограмм авырлык категориясендә бронза призер булды. Аның тренеры Марес Бадертденов та 52 килограмм үлчәү авырлыгында бронза яулады.

    “Зилант” спорт мәктәбе тренеры һәм спортчысы Энҗе Йосыпова Казанда үткәрелгән билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында катнашты һәм 66 килограм үлчәү авырлыгында бронза призер булды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: