Кукмаралылар киокусинкай каратэ буенча халыкара турнирдан зур уңышлар белән кайтты
Спорт

Кукмаралылар киокусинкай каратэ буенча халыкара турнирдан зур уңышлар белән кайтты

«Атлант» спорт мәктәбе укучылары беренче, икенче, өченче урыннарны яулады.

Казандагы Бокс һәм теннис үзәгендә киокусинкай каратэ буенча халыкара турнир узды.

Анда Кукмараның «Атлант» спорт мәктәбе укучылары да катнашты.

  • Илүзә Вәлиуллина — беренче,
  • Мәликә Сәмигуллина, Самира Шакирова, Саида Галиева — икенче,
  • Әмир Фәләхов, Сафия Хәйруллина, Әминә Әминова, Мөнирә Шакирова өченче урын яулады.

Тренерлары — Илшат Сәмигуллин.

Фото: Илшат Сәмигуллинның шәхси архивыннан.

 

 


Нет комментариев