Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмара спортчылары кул көрәше буенча Россия беренчелегендә 8 медаль яулады

Өч спортчы Венгриядә Европа беренчелегендә һәм Грузиядә Дөнья беренчелегендә Россия данын яклаячак.

Педагог Рузия Габдрахманова җитәкчелегендә Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Екатеринбург шәһәрендә узган армрестлинг буенча Россия беренчелегендә катнашты. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 500дән артык спортчы көч сынашты. Анда безнең команда 4 алтын, 3 көмеш, 1 бронза медаль яулады. Диана Әминова сул һәм уң кул көрәшендә алтын медаль алды, гомуми нәтиҗә буенча чемпион булды. Динә Гайнанова сул кулы белән - беренче, уң кулы белән - өченче, ә гомуми нәтиҗә буенча икенче урынга лаек булды, Таңсылу Гыйлемуллина уң кул көрәшендә һәм гомуми нәтиҗә буенча да - көмеш призер. Алар барысы да ил данын Европа һәм Дөнья беренчелегендә яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk