Кукмара командасы Красноярск шәһәрендә узачак Россия укучылар спартакиадасының финалында катнашачак
Спорт

Кукмара командасы Красноярск шәһәрендә узачак Россия укучылар спартакиадасының финалында катнашачак

Кукмара командасы фристайл буенча бөтенроссия ярышларында республика данын яклады.

Алты кешедән торган Кукмара командасы фристайл буенча Кемерово өлкәсендә узган бөтенроссия ярышларында республика данын яклады. Ски-кросс дисциплинасында Алинә Гарифуллина 5нче урын яулады. Команда 2020 елның февралендә Красноярск шәһәрендә узачак Россия укучылар спартакиадасының финалында катнашачак.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев