Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Байлангарда итекле хоккей ярышы үткәрделәр

Анда “Авыл яшьләре”, “Югары оч” һәм “Мәктәп” командалары. катнашты

 Байлангар мәдәният йорты каршындагы хоккей мәйданчыгында спорт сөюче ир-егетләр хакимлек итте. Биредә авыл халкы, мәктәп укучылары, укытучылары, авыл яшьләре катнашында “Итекле хоккей” турниры оештырылды. Уен башланыр алдыннан ярышның тәртибе белән турнирның инициаторы Илнар Кәримуллин таныштырды. Аннан соң спортны үз иткән ир-егетләр, тимераяклар кимичә генә, тирләп-пешеп, хоккей уйнарга тотынды. Анда барлыгы 3 команда катнашты: “Авыл яшьләре”, “Югары оч” һәм “Мәктәп” командалары. Уен нәтиҗәләре буенча “Югары оч” командасы - өченче, “Мәктәп” уенчылары икенче урынга лаек булды, әз генә өстенлек белән “Авыл яшьләре” командасы иң дәрәҗәле беренче урынны яулады. Ярышта катнашучы һәм уенны карарга килүче һәркем мәдәният хезмәткәрләре пешергән тәмле ботка, самоварда кайнаган чәй, кайнар коймак белән сыйланды.

Минзәлия Әһлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X