Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Танькино авылындагы Петропавловск чиркәвен реставрацияләү документлары нинди стадиядә

Сорауга район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җавап бирде.

Танькино авылындагы Петропавел чиркәве «Хезмәт даны» газетасы редакциясе тарафыннан оештырылган «Кукмараның җиде могҗизасы» конкурсында да җиңеп чыккан иде. Аны төзекләндерү эшләре туктатылды. Тиешле документларны әзерләү кайсы стадиядә икән? Биредә яшәүчеләр әлеге эшнең уңышлы тәмамлануына өмет итә аламы? 

Авыл халкы

Сорауга район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җавап бирде:

- Сергей Димитриев район башлыгы булып билгеләнгәч тә, район белән танышып йөргәндә әлеге чиркәүгә игътибар иткән иде. Бу тарихи кыйммәткә ия түгелме икән, өйрәнергә кирәк, дигән фикерне әйтте ул. Әлеге эшкә җаваплы кеше билгеләнде. Ул бүгенге көндә республикадагы Православие чиркәүләренең җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә тора. Чиркәүне нишләтергә, эшне каян башларга, дигән сорау куелгач, аны кузгатып җибәрү бик җайлы гына булмады. Чөнки һәр ачыкланган мәдәни-мирас объектларының үз дәрәҗәсендә раслатылырга тиешле аерым бер этаплары бар. Шушы этаплар аша узгач, Танькинода, ниһаять, реставрация эшләре башланып китәчәк. Казан һәм Татарстан митрополиты, мәрхүм Феофан Кукмарага килгәч, район башлыгы шундый тарихи чиркәвебез барлыгын, аны торгызырга ниятләвебез турында  әйткән иде. Чиркәүне белгечләр килеп карады. Ә реставрация эшенә теләсә нинди төзелеш оешмасы тотына алмый. Гадирәк итеп әйтсәк, аларның бу эшләрне башкарырга рөхсәт кәгазьләре булырга тиеш. Мондый тарихи бәясе, кыйммәте булган корылмаларга икенче төрле лицензия алына, һәм ул бөтен оешмаларга да бирелми. Аңа эшне сыйфатлы итеп башкару, тәҗрибә кебек күп таләпләр кирәк. Бу эшне башкарачак оешма ачыкланды. Реставрациянең  һәрбер этабына Казаннан белгечләр кайта һәм Казандагы җитәкчелек белән берлектә эш бара. Чиркәүнең эчке өлеше чистартылды. Урыны белән аның кирпечләре алыштырылачак. Кыскасы, Танькино чиркәвен торгызу буенча район җитәкчелеге тарафыннан ныклы эш алып барыла. Дөрес итеп аңлагыз,  бу бик зур көч, вакыт таләп итә торган, бүген-иртәгә генә төгәлләнә торган эш түгел.
 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X