Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Табибларның үз эшләренә салкын каравы нәтиҗәсендә, Сашаның шунда йөрәге туктый

Кызганычка каршы, табиблар Алла түгел. Хәзерге медицина мөмкинлекләре көчле, шуңа күрә табибларга үзвакытында мөрәҗәгать итәргә, үз сәламәтлегеңә битараф булмаска кирәк.

- 16 сентябрьдә 35 яшьлек улыбыз, туганыбыз Александр Васильев арабыздан китте. Ул 12 сентябрьдә поезд белән Нижневартовскидан эштән (вахтадан) кайтып төште. Йөзе агарынган, чирләбрәк киткән. Балачакта аңа “Йөрәгендә тумыштан зәгыйфьлек” дигән диагноз куелган иде. Тора-бара аны исәптән төшергәннәр, карточкасы юкка чыккан. Апа Сашаны 13 сентябрь көнне терапевтка алып барган. Йөрәгенә һава җитмәгәнлектән йөткерә ул, дигән. Әмма Сашаны үпкәсе ялкынсынудан дәвалый башлыйлар. Казанга алып барыгыз, дип әйтә апа  табибларга, тик алар, юлда үләчәк, без бит Казан табиблары белән элемтәдә торабыз, дигәннәр. 15 сентябрьдә аны реанимация бүлегенә алып кереп китәләр. Табибларның үз эшләренә салкын каравы нәтиҗәсендә, Сашаның шунда йөрәге туктый.

Апасы Лиза

Бу шикаятькә каршы үзәк район дәваханәсенең баш табибы Равил Халиевтан түбәндәге җавап алынды:

- Васильев Александр Юрьевич балачактан җитди авырса да, безнең дәваханәдә күзәтү үтмәгән. Туганнары китергән амбулатор картадан күренгәнчә, медосмотрны периодик рәвештә - Кукмара дәваханәсендә, ә соңгы елларда эшкә китү алдыннан Нократ Аланы үзәк район дәваханәсендә үткән. Васильев Ерак Төньяк шартларында вахта ысулы белән эшләгән. Соңгы тикшеренүне Казандагы медицина үзәгендә узган.

Васильев Кукмара дәваханәсенә 13 сентябрьдә участок терапевтына мөрәҗәгать иткән. Зарлары - температурасы 39, калтырау, хәлсезлек, йөргәндә, әз генә физик көч куйганда да тын бетү, еш һәм коры йөткерү, бик авырдан куба торган какырык. Үзе әйткәнчә, бер атнадан артык авырый, әмма медицина ярдәме алмаган, вахтада булган. Дәвалау төп чирен (йөрәк) һәм Нижневартовскида нык  туңудан  кушылган авыртуларны исәпкә алып башланган. Икенче көнне аның хәле бераз җиңеләйгән, әмма өченче көнне тагын авыраеп киткән һәм үзәктән кислород бирелә торган реанимация бүлегенә күчерелгән. Дежур табиб реаниматологны чакырып китергән. Авыру юлда йөртерлек хәлдә булмаганлыктан, дәвалау телефоннан берничә тапкыр республика клиник дәваханәсе реаниматологы белән килешеп алып барылган. Комплекслы дәвалауга карамастан, авыруның хәле начарланып, ИВЛ аппаратына күчерелгән. 16сы көнне ул вафат булган.

Без аның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Васильев җитди авырса да, озак еллар Ерак Төньяк шартларында авыр эш башкарган, гаиләсен туйдырган.

Кызганычка каршы, табиблар Алла түгел. Хәзерге медицина мөмкинлекләре көчле, шуңа күрә табибларга үзвакытында мөрәҗәгать итәргә, үз сәламәтлегеңә битараф булмаска кирәк.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk