Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның Максим Горький урамындагы авария хәлендәге күпер кайчан төзәтелә?

    Сорауга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур НОТФУЛЛИН җавап бирде

    Максим Горький урамында урнашкан авария хәлендәге күпер турында сезгә хәбәр итәсем килә. Район җитәкчелеге төзәтергә вәгъдә итсә дә, күргәнегезчә, бу хәл шул килеш калды. Әлеге күпер буйлап өлкәннәр, балалар йөри. Тиздән яңа, ә иң мөһиме – куркынычсыз күпер булыр дип өметләнәбез, чөнки үзара салымны юкка гына түләмибез бит.

    Фәймә ӘХТӘМҖАНОВА

    Реклама

    Сорауга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур НОТФУЛЛИН җавап бирде:

    - Авария хәлендәге әлеге җәяүлеләр күперен 2020 елда үзара салым акчасына ремонтлау планлаштырыла.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: