Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмаралылар уҗымнарның торышы өчен борчыла

Сорауга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илдар Габбасовтан җавап бирде.

«Мин – өлкән кеше. Гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйдым. Иртә яздан кара көзгә кадәр басу-кырлардан кайтып керми идек. Лаеклы ялга чыкканга шактый еллар үтсә дә, һәрвакыт игеннәрнең торышы өчен борчылып, кайгырып торабыз. Быел кар катламы шактый юка булды. Шуңа күрә уҗымнар ничек кышлады икән, шул турыда язып чыксагыз иде». 

Васыйл ХӘБИПОВ

Әлеге сорауга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илдар Габбасовтан түбәндәге җавап алынды:

«Тиздән игенчеләр өчен җаваплы чор якынлаша. Бүгенге көндә уҗымнарның торышы начар түгел, үлгән мәйданнар күренми. Әмма хәзергә барлык басулар өчен дә җавап биреп булмый, чөнки кардан арчылып бетмәгән урыннар да бар әле. Туң китеп, басуларга кереп була башлауга хуҗалыклар үләннәрне тукландыруга керешәчәк. 
Быел кар күп булмаса да, көзен яңгырлар әйбәт яуды, шуңа күрә туфракта дым җитәрлек. Ашлама белән чәчкәч, уҗымнар да матур гына күтәрелде, шикәр запасы җитәрлек тупланды», - диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X