Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмаралылар урамга тавыкларын чыгара аламы? (сорау-җавап)

Әлеге сорауга шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Райнур Нотфуллин җавап бирә

- Үзләре кош-корт асрамаучылар күршеләренең урамда иркендә йөрүче тавыкларыннан зарланалар. Чыннан да, мин алар белән килешәм, кошларның теләсә-кайда: уен мәйданчыкларында, комлыкларда тизәге кала, ә анда уйнаган балалар пычранырга мөмкиннәр. Кош-корт бик әрсез бит ул, бакчаларга да керәләр, түтәлләрне тырмалыйлар, актарыналар... Мин үзем дә тавыклар асрыйм, әмма күршем кисәтү ясагач, аның сүзен тыңлап, тавыкларымны утарга яптым. Урамда йорт хайваннары йөрергә тиеш түгел икәнлеген беләбез, шулай ук бу таләп кош-кортларга да кагыламы икән?

Газетаның даими укучысы

Кукмарада иркендә йөрүче кәҗәләр турында зарлану сүзләре гел килеп ирешеп тора, хуҗаларының ваемсызлыгы аркасында күп кеше алардан җәфа чигә: юлларда да комачаулыйлар, бакчалардагы агач-куакларга да “үреләләр”. Билгеле, кош-кортларның иркендә йөрүе кешеләрдә ризасызлык уятырга мөмкин. Яз көне тырышып утырткан түтәлләрне дә бозалар, яшелчәләр җитешә башлагач, аларны да чукып, тишкәләп бетерәләр бит. Шуңа күрә бу сорауга ачыклык кертү өчен шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Райнур Нотфуллинга  мөрәҗәгать иттек:

-Нинди йорт хайваны, кош-корт булуга карамастан, аларны урамга чыгарырга ярамый. Моның өчен административ җаваплылыкка тарту каралган, - дип җавап бирде ул.

фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X