Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмара адвокаты «Беренче автомобиль» программасының ничек эшләве турында сөйләде

Яңа гына машина йөртә башлаучыларга тизрәк автомобиль сатып алырга ярдәм итү өчен «Беренче автомобиль» программасы эшләнгән, аның кысаларында машина сатып алганда ташлама алырга мөмкин.

Сорау: «Беренче автомобиль» («Первый автомобиль») программасы буенча ташламалы шартларда  автомобиль сатып алырга була, дип ишеттек. Аның өчен нинди шартлар каралган? Иремнең ике автомобиле бар, беренче автомобильне ирем без өйләнешкәнче сатып алган, ул аны йөк ташу өчен коммерция максатларында куллана. Икенче автомобильне ул без өйләнешкәч сатып алды. Аларның икесе дә ирем исеменә теркәлгән. Мин үзем өчен «Беренче автомобиль» программасы буенча шәхси автомобиль сатып алу хокукына ия була аламмы? Бу программада «Трейд-ин» буенча, ягъни иске автомобильне яңа ташлама белән алмаштыру каралганмы?
 
Әлеге сорауга Кукмара районы адвокаты Ревдар Нургалиев җавап бирә: «Беренче автомобиль» программасыннан Россия Федерациясе гражданнары булган, автомобильне беренче тапкыр сатып алучы затлар түбәндәге шартларда файдалана ала.

«Беренче автомобиль» программасы буенча сатып алына торган автомобильгә ун процент күләмендә ташлама алырга мөмкин, автомобиль исә үзе кредитка (кредит алу максаты - автокредит) алынырга тиеш. Автомобиль сатып алучы машина йөртү таныклыгына һәм, әйткәнемчә, Россия Федерациясе гражданлыгына ия булырга тиеш.  Моңа кадәр аның автомобильгә милек хокукы булырга, ягъни аның исемендә машина булырга  тиеш түгел.

Программа буенча Россия Федерациясе территориясендә җитештерелгән (җыелган) бер миллион биш йөз мең сумга кадәр бәядәге автомобиль сатып алырга мөмкин, бу безнең ил җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен каралган. Автомобильнең максималь авырлыгы өч тонна ярымнан артмаска, моңа кадәр кулланылышта булмаска (ягъни яңа), 2020 яки 2021 еллардагы чыгарылышта булырга тиеш. Программа буенча сатып алына торган автомобиль маркалары исемлеген автосалоннарда белергә мөмкин.

Шуны истә тотарга кирәк: программа шартлары буенча автомобиль сатып алуга бирелә торган кредитны вакытыннан алда түләүгә бернинди чикләүләр дә юк. Кайбер очракларда автосалоннарда ук автокредитлар рәсмиләштерүче банк хезмәткәрләре «Беренче автомобиль» программасы буенча автомобиль сатып алганда өч ай гына булса да автокредит түләргә кирәк, дип раслый. Әмма бу дөреслеккә туры килми. Әлеге очракта сезгә автокредит рәсмиләштерергә килешергә, ташлама буенча автомобиль алырга һәм закон тарафыннан бирелгән кредитны вакытыннан алда түли алу мөмкинлегеннән файдаланырга кирәк, сезгә моны берәү дә тыя алмый.

Шулай ук автокредит рәсмиләштергәндә автомобиль банкның залогында булырга тиеш. Банк шулай ук ирекле иминиятләштерүдән башка кредит бирмәскә мөмкин: бу – автомобильне ирекле иминиятләштерү яки бурычка алучының тормышын һәм сәламәтлеген ирекле иминиятләштерү.

Автокредитны ирекле иминиятләштерүне рәсмиләштергәннән соң, 14 көн дәвамында, ягъни «суыту периоды» (период охлаждения) чорында, машина яки сезнең белән бернәрсә дә булмаган, иминият очрагы килеп чыкмаган очракта, ирекле иминияттән баш тарту турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, шуннан соң банк яки иминият компаниясе 10 көн дәвамында ирекле иминиятләштерү өчен түләнгән акчаларны кире кайтарырга тиеш. Алай эшләмәсәң, программа буенча бирелгән 10 процентлы ташламаны сез ирекле иминият өчен түләгән сумма «ашаячак».

Гаиләгездә булган автомобильләр ирегез исеменә теркәлгән икән, сез «Беренче автомобиль» программасыннан файдалана аласыз, чөнки сатып алына торган автомобиль сезнең өчен шәхсән беренче булып тора.

«Беренче автомобиль» программасында, «Трейд-ин»не файдаланып,  ягъни иске автомобильне ташлама белән яңасына алмаштырып булмаячак. Әгәр сез инде элек автомобиль хуҗасы булып та, ташламалы шартларда яңа автомобиль сатып алырга телисез икән, «Гаилә автомобиле»программасында катнаша аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X