Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

«Хезмәт ветераны» исеме кемгә бирелә һәм аны алыр өчен кая мөрәҗәгать итәргә

Әлеге сорауга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевадан җавап алынды.

«Хезмәт ветераны» исеме «югары»да кешесе булганнарга гына түгел, ә гади халыкка да биреләме? 
 

Кәүсәрия, Кукмара

Әлеге сорауга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевадан түбәндәге җавап алынды:

 - «Хезмәт ветераны» исеме СССР һәм Россия Федерациясенең орденнары, медальләре белән бүләкләнүчеләргә, Россия Президентының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатын алучыларга, хезмәтендә аерым дәрәҗәләргә ирешүчеләр, ведомство билгеләре алучылар һәм кимендә бер өлкәдә 15 ел эшләүчеләргә (икътисад тармагында), пенсия билгеләү өчен исәпкә алынучы: ирләр өчен – 25 елдан ким булмаган һәм хатын-кызлар өчен 20 елдан ким булмаган хезмәт (иминият) стажына, яки тиешле еллар выслугасы буенча пенсия билгеләү өчен кирәкле, календарь буенча исәпләнә торган тиешле еллар выслугасына ия затларга, Бөек Ватан сугышы чорында хезмәт эшчәнлеген балигъ булмаган яшьтә башлаган һәм ирләр өчен – 40 елдан ким булмаган һәм хатын-кызлар өчен 35 елдан ким булмаган хезмәт (иминият) стажына ия булганнарга бирелә.  

Барлык кирәкле документларны җыеп, теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X