Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Чүпкә бәяләр нидән чыгып исәпләнә?

Әлеге сорауга “Торак–коммуналь хуҗалык предприятиесе” идарә компаниясе” җәмгыятенең вәкиле Альберт Сәйфетдинов җавап бирде

-Бәяләр нидән чыгып исәпләнә? Бер хуҗалыктан, мәсәлән, биш-алты капчык чүп чыгарылып куела, икенчесеннән кечкенә генә пакет белән, ди. Мин калдыкларны яндырам яки күмәм, бернинди чүбем юк, диючеләр дә бар.

- Республика буенча  һәр кеше исәбенә каты коммуналь калдыклар  җыелуның уртача нормалары исәпләнгән. Гомумән, тормыш алга киткән хәзерге заманда чүп-чар юк, дип әйтү дөреслеккә туры килми. Калдыкларны яндыру рөхсәт ителми, бу, бердән, экологиягә зыян китерсә, икенчедән, янгын куркынычы тудыра. Череми торган зарарлы калдыкларны күмү дә ярамый, аларны зарарсызландырырга кирәк.

- Чүпләрне җыйган өчен килешүне хәзер төбәк операторы белән төзергә кирәкме?

- Әйе. Кулланучы килешү төземәгән очракта да безнең хезмәт  өчен түләү автомат рәвештә исәпләнә.  Түләү күләме йортта теркәлгән кешеләр санына карап билгеләнә. Әгәр беркем дә теркәлмәгән икән, ул чакта йорт яки фатир хуҗасы түләргә тиеш була. Сүз уңаеннан: төбәк операторы ООО “УК”ПЖКХ”www. clcity.ru сайтында килешүләр төзү буенча  инструкция бирелгән, шулай ук юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр, идарә оешмалары, торак милекчеләре ширкате, торак комплекслары, торак-төзелеш кооперативлары өчен килешүләр урнаштырылган.

- Районыбызда моңарчы күп еллар буе  чүп мәсьәләсе белән шөгыльләнгән “Эко-Сервис” җәмгыятенә яңа реформа кысаларында нинди бурыч йөкләнә?

- “Эко-Сервис” – транспорт белән тәэмин итүче оешма булып калачак. Бүгенге көндә ул 124 авылдан  каты калдыклар ташу белән мәшгуль, бу – елына 80 мең кубометр чүп, дигән сүз. Икенчедән, “Эко-Сервис” җәмгыяте базасында төбәк операторы тарафыннан предприятиеләр белән эшләүче өстәмә офис булдырылды.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X