Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдек җирлегендә Бөек Ватан һәм Әфган сугышы ветераннарының йортларына элмәтакталар куелды

Бүгенге көндә җирлектә ике сугыш ветераны һәм унтугыз әфганчы яши.

Зур Сәрдек җирлегендә Бөек Ватан һәм Әфган сугышы ветераннарының йортларына элмәтакталар куелды. Бу турыда «Хезмәт даны» газетасына Адай авылының клуб мөдире Фәния Хәбибуллина хәбәр итте.

«15 февраль - Россиядә Интернациалист сугышчыларны искә алу көне. Шул уңайдан Зур Сәрдек авыл җирлегендә әфганчы егетләребезнең һәм сугыш ветераннарының туган нигезенә элмәтакталар куелды. Алар төрле тармакларда үзләренең тырыш, матур хезмәтләре белән районыбызның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертәләр», - диде ул.

Фәния Хәбибуллинаның сүзләренә караганда, бүгенге көндә җирлектә ике сугыш ветераны һәм унтугыз әфганчы егет яши.

«Шунысы куанычлы – ут-суны бергә кичкән егетләребезнең дуслыгы елдан-ел ныгый. Алар даими рәвештә очрашулар үткәрәләр, быел да аларны шундый матур кичәләр көтә. Без үрнәк алырдай егетләребез белән горурланабыз, алар безнең батырларыбыз! Сәламәтлек телибез сезгә!» – диде клуб мөдире.

Фото: Фәния Хәбибуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk