Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдек гимназиясе яңа уку елына әзер

Район җитәкчелеге белем йортының яңа уку елына әзерлеген карады, башкарылган эшләр белән танышты.

Район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллиннар Зур Сәрдек гимназиясендә булып, белем йортының яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр, башкарылган эшләр белән таныштылар.

Мәктәп территориясе яхшылап җыештырылган, бакчада тәртип, сыйныф бүлмәләре дә укучылар килгәнне көтә.

«Җәй буена мәктәптә бик күп эшләр башкарылды. Шуларның иң беренчесе - ашханәгә капиталь ремонт ясалды. Хәзерге вакытта анда җиһазларны тоташтырып бетерәсе калды. Мәктәп территориясенә керү юлы эшләнде, һәйкәлләрне, фонтанны төзекләндердек, яңа коймалар тоттык. Коридор, сыйныф бүлмәләренә косметик ремонт ясалды, милли мәгариф буенча стендлар булдырылды. Кулланылмый торган иске мәктәп бинасы бар иде, аны сүтеп җыештырдык. Ул бик зур эш булды, анда үзебезнең генә түгел, райондагы башка мәктәпләрдән дә хезмәттәшләребез ярдәмгә килде», - диде Зур Сәрдек гимназиясе директоры Фидәил Мостафин.

Шулай ук ул җитәкчеләрне бакча белән дә таныштырды. Җәй буена бер эш тә тукталып тормады, дип билгеләп үтте.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk