Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмарадан Илнур Нурмөхәммәтов 1949 елгы мотоциклы белән парадта катнашачак

Бу мотоцикл Илнурга бик кадерле, ул – аңа әтисеннән калган истәлекле ядкәр.

Зур Кукмара авылыннан Илнур Нурмөхәммәтов ел саен үзенең 1949 елгы “М-72” мотоциклы белән парадта катнаша. Быел да ул бу тарихи, тантаналы вакыйгадан читтә калмаячак. Тимер атын да әзерләп куйган: мотоцикл парадка чыгарга әзер, юган, майлаган...

Бу мотоцикл Илнурга бик кадерле, ул – аңа әтисеннән калган истәлекле ядкәр. 

– Минем әти 1941 елгы иде. Әлеге мотоциклны 18 яшьлек вакытта сатып алган дип беләм. “М-72” – “Урал”ның бабасы, аны Свердловскиның Ирбит дигән шәһәрендә ясаганнар. Ә менә әти әлеге тимер атны кайдан алганы турында мәгълүмат юк. Әмма ул аңа утырып йөргән, дигән уй гына да күңелгә җылылык бирә. Мотоцикл озак вакытлар гаражда торды, һәм көннәрдән беркөнне мин кадерле истәлекне торгызырга уйладым. Моның өчен аны тулысынча сүтеп җыярга, буярга, ремонтларга туры килде. Техниканы яратам, чөнки кечкенә чактан тимер-томыр арасында казынып үстек. Шушы мәхәббәт нәтиҗәсендә мотоциклны шундый матур хәлгә китерә алдык дип уйлыйм, – диде ул. 

Пандемия сәбәпле парад үткәрелмәгән елны да Илнур югалып калмый, ветераннарны өйләренә барып котларга уйлый.

– Салават исемле дустым белән кибеттән күчтәнәчләр алдык, хәрби киемнәр кидек, Шпагин мылтыгы астык һәм мотоциклга утырып, ветераннарны сөендереп кайттык. Алар безне күреп бик шатландылар, мылтыкны тотып, мотоциклга утырып карадылар. Күңелләре дулкынланып, хәтта күзләре яшьләнде. Хәзер бу ветераннар исән түгел инде, әле ярый без алар белән очрашканбыз. Хәтердә күпме истәлек, тарих калды бит, – диде Илнур.

Әлеге мотоцикл парадтан тыш вакытларда да тик тормый, Илнур еш кына аның белән авыл урамнарын әйләнеп кайта. Техниканың теркәү номеры бар, документлы тимер ат, ди ул аны. Мотоциклны авыл халкы да таный. Тавышын ишетүгә, якын-тирәсенә кеше җыела, бигрәк тә өлкәннәр өчен ул – үзе бер хәтер. Алар, туктатып, без бу мотоциклда йөреп үстек бит дип, бер сыпырып булса да алалар, яшьлекләрен искә төшерәләр, – ди Илнур, елмаеп. 

Якташыбызның ватан­пәрвәрлек хисләре парад белән генә чикләнми, махсус хәрби операция башланганнан бирле андагы егетләргә гуманитар ярдәм алып бару белән дә шөгыльләнә. Ул махсус хәрби операция зонасына тугыз тапкыр гуманитар йөк илткән. 

– Акча дип кенә яшәп булмый, кешеләргә ярдәм итү турында да уйларга кирәк. Егетләргә анда бик авыр, шуңа күрә кулдан килгәнчә булышырга телим. Киемнәр дә, ашау-эчү һәм башка кирәк-ярак та алып барабыз. Егетләр рәхмәт әйтеп озатып кала. Рәхмәт сүзе ишетү – үзе зур бәхет, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев