Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Зур Кукмарада яшәүчеләр үз-үзеңне изоляцияләү режимында булган өлкәннәргә булышырга теләк белдерде

    Бүген алар теркәлү узды, белгечләр алар белән инструктаж уздырды, мөһим саклану чаралары белән тәэмин итте һәм кирәкле документлар бирде.

    Зур Кукмарада яшәүче Динар Рәхимуллин, Илназ Рәхимуллин, Рәдиф Газизуллиннар волонтёр булырга һәм үз изоляцияләүдә булган өлкән яшьтәге авылдашларына ярдәм итәргә теләк белдерде. Бу турыда район газетасы корреспондентларына Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев сөйләде.

    «Җирлектә өлкәннәр күп, бүгенге ситуациядә алар ярдәмгә мохтаҗ. Кайберләренең өйләренә азык-төлек һәм дарулар алып барырга кирәк. Зур Кукмарада яшәүче Динар Рәхимуллин, Илназ Рәхимуллин һәм Рәдиф Газизуллиннар волонтёр булып, өлкән авылдашларына ярдәм итәргә теләк белдерделәр», - дип сөйләде Ришат Хәнәфиев. 

    Бүген алар «Тылсым» үзәгендә теркәлү уздылар, белгечләр алар белән инструктаж уздырды, мөһим саклык чаралары белән тәэмин иттеләр, кирәкле документлар бирделәр. Өчесенең дә шәхси автомобильләре бар. Җирлек башлыгы үзе дә волонтёрлык эшчәнлегенә кушылган. Волонтёрлар эшкә керешергә әзер.

    Ярдәм турындагы мөрәҗәгатьләр «кайнар линия» телефонына 8(84364)2-84-37 номеры аша «Тылсым» үзәге белгечләре тарафыннан кабул ителә. Мөрәҗәгатьләр үз чиратында волонтёрларга җиткерелә. «Кайнар линия» телефоны сәгать 8.00дән 18.00гә кадәр эшли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: