Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында ярдәм: Кукмарада «кайнар линияләр» эшли

Халык медицина, волонтерлык ярдәме, коронавирус таралу турындагы сораулары белән бушлай номерларга мөрәҗәгать итә ала.

Кукмарада гражданнар изоляция вакытында үзләрен уңайлы һәм куркынычсыз итеп тойсыннар өчен төрле юнәлешләр буенча кайнар телефон линияләре эшли.

Халык медицина, волонтерлык ярдәме, коронавирус таралу турындагы сораулары белән бушлай номерларга мөрәҗәгать итә ала.

Кукмара район үзәк дәваханәсе

Бик мөһим булганда табибны өйгә чакыру, ташламалы дару препаратлары китертү, хезмәткә вакытлыча яраксызлык турында белешмә алу өчен Кукмара шәһәре халкы өчен «кайнар линия» телефоны оештырылды: 2-74-20, 2-84-20, 2-81-19.

Районыбыз авылларында яшәүчеләр өчен ташламалы даруларны китерү фельдшер аша атнага бер тапкыр оештырыла.

Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдә кискен респиратор авыру билгеләре булган очракта, аларга хезмәткә вакытлыча яраксызлык турында белешмә дәваханәнең инфекция бүлекчәсе боксында, ә башка категорияләр өчен поликлиниканың участок терапевты тарафыннан бирелә.

Өлкәннәргә волонтерлар ярдәме

Волонтерлар азык-төлек һәм дару препаратлары китерәчәкләр, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә ярдәм итәчәкләр.

Өлкән яшьтәге гражданнар сораулар белән 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр 8(84364)2-84-37 «кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Коронавирус таралу мәсьәләләре буенча

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Кукмара районы территориаль бүлегенә 08.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 8(84364)2-81-09 телефоны5 буенча шалтыратырга мөмкин.

фото: архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk