Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

ЮХИДИ машина йөртү таныклыгы алу өчен теоретик имтихан сорауларын арттырырга планлаштыра

2020 елда инспекция имтихан кабул итү тәртибен үзгәртергә мөмкин.

Дәүләт автоинспекциясе агымдагы ел ахырында машина йөртү таныклыгы алу өчен теоретик имтихан сораулары санын арттырырга планлаштыра. Киләсе елда имтихан кабул итү тәртибен үзгәртү планлаштырыла. Һәр сорауга билгеле балл куелачак. Бу турыда ЮХИДИнең теркәү һәм имтихан эшчәнлеген оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Николай Гиляков хәбәр итте, дип яза ТАСС.

"Сораулар саны агымдагы ел ахырында, ә тапшыру тәртибе хөкүмәт карары һәм административ регламент белән раслангач 2020 елда гына үзгәртеләчәк", - диде Николай Гиляков.

Шулай ук Николай Гиляков юл-транспорт һәлакәте китереп чыгару мөмкин булган хәл турындагы сорауга дөрес җавап бирмәгән очракта имтихан туктатылырга мөмкин, андый сораулар аз булачак диде.

Россия ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары Николай Шеюхин Дәүләт автоинспекциясе имтиханнарның теоретик өлешенә ашыгыч хәлләрдә машина йөртү турында сораулар кертергә ниятли дип хәбәр иткән иде.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk