Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Якташыбыз Нурисә Саттарова-Бәдретдинованың Кәркәүч авылы тарихын чагылдырган “Ни күрсәк тә, ил белән...” дигән китабы чыкты

Автор тумышы белән Кәркәүч авылыннан, Кукмара тегү фабрикасының сату бүлегендә товар белгече, аннан бүлек начальнигы булып эшләгән, соңыннан тормыш иптәше белән туган ягына кайтып төпләнгән.

Авыл турындагы мәгълүматларны узган гасыр урталарында – сугыштан соңгы елларда ук авторның әтисе Бәдыгетдин Саттаров туплый башлаган булган. Мөхтәрәм остабикә Нурисә Бәдретдинова, әтисенең эшен дәвам иткән: китапны истәлекләргә таянып кына калмыйча, архивларда утырып, фактларга нигезләнеп, ике ел дәвамында язган. 192 битле авыл тарихы 11 бүлекне үз эченә алган, һәр бүлек тагын төрле бүлекчәләрдән тора. Китапта шәхесләр, истәлекләр, кызыклы документлар, фотосурәтләр, исемлекләр тәкъдим ителгән. Мәсәлән,  “Авылдашлар турында сөйлибез” дигән бүлеккә газеталарда басылган язмалар кергән.
Нурисә Бәдретдинова тагын бер зур эш башкарган: мәчеткә йөрүче иптәшләре белән бергәләп, дин йорты стенасына бөтен авыл өчен уртак нәсел шәҗәрәсе эшләтеп куйган. Аннан күренгәнчә, авыл халкының нәсел тамыры өч бабайга барып тоташа, шуңа да кешеләр – бер-берсе белән туган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэнмесез, китапны кайдан табырга була микен, рэхмэт

    erid: 2VtzqxWHLUk