Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Хезмәт даны» газетасы редакциясендә 2023 ел Рухи матурлык елы дип игълан ителде

Әйдәгез, бүгенге замананың авырлыгына бирешмичә, күңелләребезне туңдырмыйча, матурлык үрнәге булган якыннарыбызның, авылдашларыбызның, таныш-белешләребезнең күркәм эшләре, изгелекләре турында сөйлик, фикерләребезне газета укучылар белән дә уртаклашыйк әле.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 
 
Игътибар итәсезме икән, шундый күркәм традиция барлыкка килде: ел саен Россия Федерациясендә һәм Татарстаныбызда нинди дә булса ел игълан ителә. Әйтик, «Хәтер һәм дан елы»,  «Мәдәни мирас елы», «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы»... Сүз уңаеннан, 2023 ел Татарстан Республикасында «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» дип билгеләнүен дә искәртик әле.

Гадәттә, бу очракта актуаль өлкәгә багышланган, бүгенге көнгә кискен торган проблема белән бәйле темалар сайланыла. Тормышыбызның шушы өлешенә халык игътибарын тагын да арттыру, ниндидер проблемага игътибарны җәлеп итү, уңай йогынты ясау максатыннан башкарыла әлеге  эш.

Ә менә без, «Хезмәт даны» газетасы да, күркәм үрнәккә кушылып, хезмәтебездә 2023 елны «Рухи матурлык елы» дип игълан итәргә булдык. 

Рухи матурлык, дигәч, әлбәттә, диварларда эленеп торган матур картиналар, өстәлдәге затлы савыт-саба, чибәр, мөлаем кызлар турында сүз бармый. Ул - күңел халәте, күңел матурлыгы. Синең бу дөньяга булган карашың, тоткан позицияң, кылган гамәлләрең. Аның төп мәгънәсен һәркем, тормышка  булган карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Әйдәгез, бүгенге  замананың авырлыгына бирешмичә, күңелләребезне туңдырмыйча, матурлык үрнәге булган якыннарыбызның, авылдашларыбызның, таныш-белешләребезнең күркәм эшләре, изгелекләре турында сөйлик, фикерләребезне газета укучылар белән дә уртаклашыйк әле. Сездән язмалар көтеп калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Рухи матурлык

erid: 2VtzqxWHLUk