Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Велоузышта катнашучылар Кукмараның истәлекле урыннары аша үтте

Чарада Нократ Аланы, Красная Поляна һәм Кукмара шәһәрләреннән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге велоспорт яратучылар катнашты.

Кукмарада «Яшьләр экстремизмга каршы. Без тынычлык өчен!» девизы астында велоузыш оештырылды. Анда Нократ Аланы, Красная Поляна һәм Кукмара районнарыннан килгән, 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге велоспорт һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар катнашты.

Активистлар велосипедта шәһәр буенча 12 чакрым үтте. Маршрут җирле истәлекле урыннар аша узды, алар турында район активисты Артур Зәкиев тарихи белешмә бирде. 

Велоузышта катнашучылар сәламәт яшәү рәвешен алып бармаучыларга үрнәк күрсәтәбез, диделәр. Кукмарадан Вероника Галимова ике елга якын велоспорт белән шөгыльләнә икән, ә мондый ярышларда беренче тапкыр гына катнашуы. «Ял көннәрендә мин шәһәр буйлап йөрим, кайвакыт Шәмәрдән, Лесхозга барам. Уртача 30-50 чакрым юл үтелә, ә иң күбе 121 чакрым иде», - ди ул. 

Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кашапов та велосипедка утырды.

«Мин спорт белән балачактан мавыгам. Белемем дә физкультура буенча, мәктәптә 30 ел физкультура дәресен укыттым. Барлык спорт ярышларында да катнашырга тырышам, бу -  үсеп килүче буын өчен үрнәк. Быел шәһәр буйлап сәяхәт рәвешендә велоузыш үткәрергә уйладык, ул күңелле дә һәм файдалы да булыр», - диде Илсур Кашапов. 

Яңгыр явуга карамастан, әлеге чара кызыклы һәм истә калырлык иде. Катнашучыларның иминлеген ЮХИДИ патруль экипажы күзәтте. Барысы да финишка кадәр исән-имин барып җитте.
 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев