Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Вахит авылындагы “Яшь тамашачы театры” бинасында капиталь төзекләндерү эшләре башланган

Әлеге бина 2013 елда салынган.

Вахит авылындагы “Яшь тамашачы театры” бинасында капиталь төзекләндерү эшләре башланып киткән. Ремонт федераль программа кысаларында тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта бинаның “Батыр” спорткомплексы ягына демонтаж ясала.

Бинада ремонт дип тормаганнар, без барган вакытта Вахит мәдәният йорты хезмәткәрләре территорияне чистарта, бордюрларны агарта иде. Планда каралган барлык чараларны да уздырырга кирәк бит, шуңа күрә әйләнә-тирәне тәртипкә китереп куюлары. Вахит мәдәният йорты җитәкчесе Насиха Нәбиева белән бинаның эченә уздык. Ә анда перфоратор һәм башка инструмент тавышлары, тузан…

Әлеге бина 2013 елда салынган. Шул вакытлардан бирле монда күпме концерт, бәйрәмнәр һәм башка чаралар үткәрелгән. Әмма бар әйбер дә тузан кебек, бу бина да тора-бара искергән, заман таләпләренә туры килми башлаган, бүгенге көндә ул ремонт сорый иде, диделәр.

– Ике ай элек бик ныклап эшкә керештеләр. Иң беренче ремонт бинаның “Батыр” спорт сарае өлешендә башланып китте. Мондагы бөтен әйбер, инвентарьларны клуб ягына урнаштырдык. Хәзерге вакытта биредә иске стена-идәннәрне сүтәләр. Бу яктагы төзекләндерү эшләрен көзгә төгәллибез дип торалар. Район башлыгы Сергей Димитриев та ремонт барышы белән кызыксынып, гел килеп тора. Ул да аралашкан вакытта эшне озак сузмаска кушты, – дип сөйләде Насиха Нәбиева.

Ремонттан соң да әлеге спорт сарае үзенең беренче функция­сен югалтмаячак, зур спортзал була, тренажер, киенү-чишенү бүлмәләре эшләнәчәк. Моннан тыш, китапханә биредә урнашачак, мәдәният йорты өчен бүлмәләр билгеләнәчәк, шулай ук фельдшер-акушерлык пунк­ты, авыл җирлеге кабинетлары үз урыннарында калачак.

Ремонтның икенче өлеше исә киләсе елга планлаштырылган. Анда тулысы белән бинаның яшьләр театры ягы эшләнәчәк. Керү юлы, сәхнә өлеше, тамашачылар залы яңартылачак, шулай ук балкон ясалачак. Ә бинаның икенче катында бию заллары булачак дип уртаклашты Насиха Нәбиева.

– Ремонт булуга карамастан, без үз эшебезне дәвам итәбез. Бүгенге көндә коллективта дүрт белгеч, бер китапханәче, икешәр техник хезмәткәр һәм урам себерүче хезмәт куябыз. “Хыял” халык театрыбыз, фольклор ансамбльләребез бар. Аллага шөкер, барлык түгәрәкләр дә эшли. Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, шуны үзебезнең авылда зурлап үткәрергә әзерләнәбез, шулай ук районкүләм чараларда да катнашачакбыз. Әйткәнемчә, эшебезгә хилафлык китермибез. Кирәк икән, әйберләр, җиһазлар күчерешергә дә булышабыз, бәйрәм-тамашаларын да оештырабыз, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев