Укучыбыз белән горурланабыз
Пычак урта мәктәбенә Укытучылар көне уңаеннан оештырылган очрашудан кайткач туган фикерләр.
Җиһанда сары-кызгылт төсләргә бизәлгән көз хакимлек итә. Әмма әлеге ел фасылында минем күңелне, нигәдер, моңсулык биләп ала. Җәй буена бала-чага тавышыннан шау-гөр килеп торган авыл урамнарында тынлык урнаша, талгын гына җиргә коелган яфраклар бер-бер артлы җиргә сеңә, пыскак яңгырлар ява...
Тик менә шунысы бар, көзге ямансу көннәрдә календарьда кәефне күтәрә торган бәйрәмнәрнең булуы без, ветераннарның, тормышына үзгә бер җылылык өсти. Табигатьнең бик матур урынында урнашкан Пычак урта мәктәбенә Укытучылар көне уңаеннан оештырылган очрашудан кайткач, минем дә кайбер фикерләрне кәгазь битенә төшерәсем килде. Мәктәбебез быел Белем бәйрәмендә балаларны яңартылган, тулысынча капиталь төзекләндерү үткәрелгән, заманча җиһазландырылган бинада каршы алды. Биредә хәзер тагын да тырышып укырга һәм эшләргә генә кирәк!

Мәктәбебез электән районда гына түгел, республикада да алдынгы булды, мәгарифтә дәрәҗәле урын биләде, тирән белемле, тормышта югалып калмый торган кызлар-егетләр тәрбияләде. Әлеге язмам меңләгән чыгарылыш укучыларының берсе Хафизов Илнар Фәнил улы турында. Илнар кечкенәдән мөстәкыйль, акыллы, тәртипле булды, куйган максатларын төгәл итеп башкарып чыга иде. Үзенә бары тик яхшы сыйфатларны гына туплаган укучыбызны әнисе Асия ханымның алтын фәрештәсе дими ни дисең?! Туган авылын чиксез ярата, аның бөтенлеге өчен янып-көеп йөри, олыны-кечене хөрмәт итә, үз көче, таланты, тырышлыгы белән дәрәҗәле урыннарга күтәрелгән егетебез ул. Аның ел саен дистәләгән артист чакырып Әсән-Елга авылының “Акъяр” чишмәсе буенда бәйрәм оештыруы да – җирлек һәм район халкына гына түгел, җыр-моң сөюче бик күпләр өчен зур бүләк.

Илнар Фәнил улы мәгариф хезмәткәрләрен дә онытмый. Инде менә берничә ел рәттән, Укытучылар һәм Өлкәннәр көне уңаеннан, мәктәп коллективы, ветераннарны туплап, Казан шәһәренә сәяхәт оештыра ул. Быел да мөгаллимнәр, бүгенге көндә лаеклы ялда булган укытучылар һәм башка өлкәләрдә хезмәт куючылар берләшеп, заманча автобуста башкалабызга бардык, ял итеп, рухи азык тупладык. Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында тамаша караганнан соң, барлык борчу-мәшәкатьләребез онытылды. Казаннан һәммәбез дә чәчәк бәйләмнәре тотып, моңсу көзнең сагышларын таратып, күтәренке рухта өйләребезгә кайттык. Укучыбыз Илнар Хафизовга рәхмәтебез чиксез. Эшләре алга таба да гөрләп барсын иде.
Рая НӘКЫЙПОВА, ветеран укытучы, Пычак авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев