Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Тылсым” хезмәткәрләре өйләргә барып очрашулар үткәрделәр

Алар “Даруларның организмга тискәре йогынтысы” дигән әңгәмәләр үткәрделәр

“Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы егерме тугыз белән урынга барып очрашулар үткәрде. Программаның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучы өлкән яшьтәге кешеләрнең, инвалидларның көндәлек тормышта яшәү дәрәҗәсен күтәрү, куркынычсызлыгын кайгырту. Мондый чаралар үткәрү бүлекчә хезмәткәрләренең төп хезмәте булып тора. 
Май аенда өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәткәрләр һәм шәфкать туташлары, әлеге программа буенча актив эш алып бардылар. “Даруларның организмга тискәре йогынтысы” дигән әңгәмәләр үткәрделәр. Даруларның организмга зыяны аларны тиешле микъдарда кулланмаганнан барлыкка килә. Шулай ук препаратларның специфик активлыгы, аларның химик табигатенә бәйле рәвештә организмның үзенчәлекләренә карап тискәре йогынтысы булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев