Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Туеш мәчете янында төзеләчәк Рухи тәрбия үзәгенең беренче нигез ташына истәлек капсуласы салынды

Рухи тәрбия үзәге Туеш микрорайонында 2018 елда ачылган яңа мәчет янында булачак.

Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Сергей Димитриев чыгыш ясап, үз имзаларын куеп, киләчәк буынга юлланылган капсуланы үзәкнең беренче нигез ташына урнаштырдылар.

Рухи тәрбия үзәге Туеш микрорайонында 2018 елда ачылган яңа мәчет янында булачак.

«Әлеге үзәк 4-12 яшьлек балалар өчен әхлак тәрбиясе һәм уен формасында дини тәгълимат бирү урыны булачак. Бүгенге көндә мәчеткә 60ка якын бала йөри. Шимбә көнне иртәнге сәгать 9.00дан сәгать 11.00гә кадәр - 4-7 яшьлекләр, ә якшәмбе көнне беренче-дүртенче сыйныф укучылары дини һәм дөньяви белеме булган укытучылар белән шөгыльләнә. Мәчеттә урыннар чикле. Шуның өчен дә махсус үзәк төзергә булдык», - ди мәхәллә имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллин

Үзәк төзелеше мәчеткә йөрүчеләр һәм район халкының тырышлыгы белән башкарылачак. Өлешчә материаллар да туплый башлаганнар инде. Рамазан аеннан соң эшкә керешергә исәплиләр.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев