Крыжовник, апельсин һәм бөтнекле компот рецепты.
Җәйге хуш исле, витаминлы һәм үзенчәлекле тәмле компот әзерләп карыйк.
Ингредиентлар:
* 1 стакан крыжовник;
* 1 апельсин;
* 7 яфрак бөтнек (мята);
* 1 стакан шикәр комы;
* кайнаган су.
Әзерләү ысулы:
Стерильләштерелгән банкага юылган крыжовник, телемләп туралган апельсин һәм бөтнек яфракларын салабыз. Өстенә 1 стакан шикәр комы кушабыз һәм кайнап торган су белән тутырабыз.
Банканы капкач белән ябып, яхшылап төреп куябыз. Суынгач, компотны салкынча урында сакларга мөмкин.
Кышын бу хуш исле эчемлек җәйге җиләк-җимеш тәмен искә төшереп, гаиләгезне сөендерәчәк.
Вәсилә Мөбәракшина фотосы
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев