Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева: Тавыш бирү урыннарында 16,5 мең күзәтүче утыра

    25 июньнән барлык күзәтүчеләр эшкә керешкән.

    Республиканың иҗтимагый палатасы төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларына 16,5 мең күзәтүче җибәргән. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Гомумроссия тавыш бирүләренең Республика матбугат үзәгендә белдерде, дип яза «Татар-информ».

    «Татарстан Иҗтимагый палатасыннан барлыгы 16 мең 543 күзәтүче җибәрелде. Алар тавыш бирүнең барлык этапларында да эш графиклары буенча бүленгән иде. Иң мөһиме — тавыш бирүнең барлык форматларын, шул исәптән йорт яны участокларында һәм өйдә тавыш бирүне тәэмин итү. 25 июньдә барлык күзәтүчеләр дә участокларда иделәр», — диде Зилә Вәлиева.

    ТР Иҗтимагый палатасы рәисе билгеләп үткәнчә, бүгенге тавыш бирү күзәтүчеләр өчен иң әһәмиятлесе. «Участокларда алты-җиде кеше эшли. Мин җидешәр күзәтүче булган өч участокта булдым, башка көннәрдә икешәр-өчәр кеше иде. Бүген участокларда тавыш бирүнең башка көннәренә караганда күбрәк күзәтүчеләр утыра», — диде ул.

    Бөтен Россия буенча РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү бара. Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссияләре эшли.

    фото:  «Татар-информ»

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: