Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә, Кукмара районында коры үлән янган

Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылачак.

Ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә, Кукмара районында коры үлән янып киткән. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын-коткару часте хәбәр итә.

«14 апрель көнне 16.22 сәгатьтә Глонасс-112 системасы буенча 117нче янгын-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара районының Өлге авылы янында коры үлән януы турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә 100 квадрат метр мәйданда үлән яна торган була. Ул торак йортларга таралу куркынычы тудырмый, чөнки якындагы өйгә кадәр ике чакрым ара бар идее», - дип сөйләделәр янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча янгын Әсән-Елга авылында яшәүче гражданинның тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итүе нәтиҗәсендә килеп чыга.

Ир-атка карата «Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу» маддәсе буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Аның өчен 2000 сумнан алып 4000 сумга кадәр административ штраф каралган.
 

фото: янгын-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев