Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Татмедиа» АҖ коронавирус пандемиясе вакытында газета-журналларның гомуми тиражын арттырган

Комплекслы чаралар тираж артуга ярдәм иткән.

Коронавирус пандемиясе вакытында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тиражларның кисәк кимүен булдырмауга ирешкән. 2020 елның икенче яртыеллыгында газета-журналларның гомуми тиражы 225,7 мең данә тәшкил иткән. Бу узган елның шул чорына карата 94,2 процент дигән сүз, дип яза «Татар-информ».

Подпискага ярдәм итү буенча комплекслы чаралар күрү нәтиҗәсендә дә тиражларның кисәк кимүенә юл куелмаган.

Газета-журналларга язылу декадалары вакытында «Татмедиа» үз басмаларының каталог бәясенә 5 һәм 10 процентлы ташламалар тәкъдим иткән, газета-журналлар исә «Россия почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе тарифыннан 25 процент күләмендә ташлама алган.

«Татмедиа» шулай ук редакцияләрнең конкурс чараларына чыгымнарын компенсацияләгән, ә ТР Дәүләт Советында «Подписка бүләк ит» акциясе узган.

Кайбер басмалар пандемия шартларында тиражларын арттыруга да ирешкән. Әйтик, «Нижнекамская правда» тиражы — 28,5, «Туган як» — 18,8, «Теләче» газетасының – 7,6, «Казанские ведомости» газетасының – 1,9, «Казан утлары» журналының тиражы 2,4 процентка арткан.

Үткән ел белән чагыштырганда, «Чаян» журналы үзенең тиражын — 8,7, «Казань» журналы — 2,7, «Безнең мирас» журналы 2,7 процентка арттырган. «Татарстан» журналы тиражын элеккеге дәрәҗәдә саклаган.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X