Татарстанның бер авылында янгында ир-ат һәлак булган
Соңгы яңалыклар

Татарстанның бер авылында янгында ир-ат һәлак булган

Ир-атның шәхесен ачыкларга кирәк булачак.

Тәтеш районының Нармонка авылында янгында ир-ат һәлак булган, дип яза "Татар-информ".

Бүген 8.10 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Тәтеш районының Нармонка авылында кечкенә агач йорт януы турында хәбәр килгән.

133нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре йортны тулысынча янгын чорнап алуын ачыклаган. 20 минуттан янгынны сүндергәннәр.

Янгын сүндерүчеләр йорт корылмаларын тикшергәндә ир-ат мәетен тапкан. Ир-атның шәхесен ачыкларга кирәк булачак.

Янгын 30 кв. метр мәйданга зыян салган.

фото: ГУ МЧС России по РТ

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев