Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанлыларга көненә Covid-19 темасына 150гә кадәр спам-хат килә

Ел башыннан «Касперский лабораториясе» экспертлары шундый 4,6 меңнән артык шикле ресурсны теркәгән.

CyberART (Татарстан InnoSTage) кибер яклау сервислары операторы мәгълүматларына сылтама белән Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстанда коронавирус темасына бер адресат алган спам-хатлар саны көнгә 150гә җитә. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, медицина учреждениеләре, күзәтчелек органнары исеменнән ялган хатлар таратылган, алар акча урлау максаты белән эшләнгән.

SearchInform мәгълүмат куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Алексей Дрозд сүзләренчә, фишинг хәбәрләр төрле оешмалар: Россия кулланучылар күзәтчелегеннән санитар эшкәртүнең яңа таләпләре, Хезмәт министрлыгыннан больничныйларга түләүнең яңа кагыйдәләре, салым органнарыннан салымнарны кире кайтару дип һәм эпидемиягә бәйләп башкалар исеменә яшеренеп килә.

Явыз ниятлеләр бу хәлдән актив файдалана. Ел башыннан «Касперский лабораториясе» экспертлары шундый 4,6 меңнән артык шикле ресурсны теркәгән.

фото: Екатерина Семенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев