Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанга суык hава торышы килә

КФУ профессоры Татарстан башкаласында кайчан кар явачагы хакында сөйләде.

Казанда бу атнаның чәршәмбесендә аномаль җылыны аномаль салкыннар алыштырачак. Бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Чәршәмбедән башлап, атна дәвамында безнең төбәктәге һава торышын арктик антициклон билгеләячәк. Салкын һава массалары Карск диңгезеннән киләчәк. Шунлыктан температура кисәк түбәнәя. Бүген тәүлеклек уртача температура +4 градус тәшкил итә, ә ул -4 градус булырга тиеш. Ягъни аномаль җылыны кисәк кенә аномаль салкыннар алыштырачак», - диде ул.

РФ Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, 20 ноябрьдә көндез Казанда -9, төнге сәгатьләрдә -12 градус булачак. Переведенцев фикеренчә, төнлә термометрның терекөмеш баганасы -15 градуска кадәр төшәргә дә мөмкин. Шул рәвешле, тәүлеклек уртача температура нормадан 8-10 градуска түбәнрәк булачак.

«Салкыннар бер атна торачак. РФ Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, һаваның басымы югары булачак. Безгә төньяктан салкын һава массалары килә. Якын көннәрдә явым-төшем көтелми», - дип искәртте КФУ профессоры.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында тотрыклы кар катламы, гадәттә, 19-21 ноябрьдә барлыкка килә. Атна ахырына кадәр кар яумаячак. Шулай да бер атнадан соң җылытырга һәм явым-төшем күзәтелергә мөмкин. Юрий Переведенцев фикеренчә, Яңа елга кадәр кар һичшиксез ятачак.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk