Татарстанда юл һәлакәтендә дүрт кеше имгәнгән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда юл һәлакәтендә дүрт кеше имгәнгән

Ике «Шкода Рапид» капма-каршы бәрелешкән

Чистай районында чит ил машиналары бәрелешеп, юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән, дип яза «Татар-информ».

Шаһитлар мәгълүматына караганда, бүген иртәнге уннар тирәсендә Чистай — Түбән Кама трассасында авария булган. Кече Талкыш авылы янында ике «Шкода Рапид» капма-каршы бәрелешкән.

Авариядә дүрт кеше тән җәрәхәте алган. Барысын да хастаханәгә озатканнар.

 

фото: очевидцы

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев