Тикшерүчеләр әлеге хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклый.
Казандагы бер фонтанда 6 яшьлек бала авыр яраланганнан соң, «Иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Баланың имгәнүе турында хәбәр социаль челтәрләрдә таралган. Якынча мәгълүматлар буенча, Казанга Свердловск өлкәсеннән гаиләсе белән килгән малайның «җырлый торган фонтанда» өч бармагы өзелгән. Ике бармакны табиблар тегеп куя алган.
Тикшерүчеләр әлеге хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклый.
Бу факт буенча республика прокуратурасы тикшерү уздыра, дип хәбәр итте Татарстан прокуроры ярдәмчесе Яна Невмержицкая.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев