Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда янгын куркынычы югары булуы сәбәпле, урманнарга керү тыела

Чикләүләр 21 көн гамәлдә булачак.

Татарстанда янә эссе һава торышы саклану фонында урманнарда янгын чыгу куркынычының югары булуы турында шторм кисәтүе игълан ителде, дип яза «Татар-информ» МА.

10-20 августта республика территориясендә янгын чыгу куркынычы югары булып кала, кайбер районнарда урманнарда янгын чыгу куркынычының гадәттән тыш югары (5 класс) булуы көтелә.

Шул уңайдан Татарстанда быелгы җәйдә икенче тапкыр урманга керү (шул исәптән транспорт белән) чикләнә.ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Документта билгеләп үтелгәнчә, чикләүләр 21 көн гамәлдә булачак. Алар Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ислейтар, Кайбыч, Кәләй, Кама, Кызыл Йолдыз, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыкларына кагыла.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk