Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 18 636 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 52 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары якыннан аралашканда йоктырылган. 23 кеше дәваханәгә салынган, 29 кеше өйләрендә дәвалана.
Казанда – 18, Яр Чаллыда – 15, Яшел Үзән районында – 6, Түбән Кама районында – 3, Әлмәт, Бөгелмә районнарында – икешәр, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лениногорск, Питрәч һәм Ютазы районнарында - - берәр авыру очрагы ачыкланган.
Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 18 636 очрагы теркәлгән, 15 332 кеше терелгән, шул исәптән 87 - узган тәүлектә.
Фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев