Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 56 яңа очрагы ачыкланган

Бу чорда республикада Covid-19ның 17 656 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның тагын 56 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстанда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Барлык теркәлгән очраклар да бер-берсеннән йоктырылган. Дәваханәләргә 24 инфекцияле кешене салганнар, 32се өйләрендә дәвалана.

Татарстан башкаласында тәүлек эчендә – 23, Яр Чаллыда 13 кеше коронавирус йоктырган. Әлмәт, Әтнә һәм Яшел Үзән районнарында өчәр очрак ачыкланган. Тәтеш районында – ике, Апас, Баулы, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат, Саба, Сарман һәм Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән. 

Пандемия чорында 17 656 татарстанлы коронавирус белән авырган, 14 219 кеше терелгән. 

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk