Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 53 яңа очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 18 082 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 53 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Шуларның 4 очрагы читтән кертелгән, 49 якыннан аралашканда йоктырылган. 32 кеше дәваханәгә салынган, 49 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 29, Яр Чаллыда – 3, Түбән Кама районында – 4, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск районнарында – икешәр, Әгерҗе, Азнакай, Арча, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Норлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 18 082 очрагы теркәлгән, 14 692 кеше терелгән, шул исәптән 107 - узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk